Төп юнәлеш:
иҗат
Үткәрелү вакыты:
15 июль - 1 август
Үткәрелү урыны:
ЯИҮ «Сәләт-Батыр» (Чувашия Республикасы, Батыр районы, Кзыл-Чишмә авылы)
Катнашучылар:
11 - 17 яшь


Җәйге профильле «Җисем» аланы — иҗат һәм илһам дөньясы!

Син артист, музыкант яки биюче булырга хыялланасыңмы? Шулай икән, алайса Сәләт «Җисем» аланына кил, монда синең хыялларың чынга аша ала! 

Безнең сменабыз - музыка, театр һәм бию дөньясына кызыклы сәяхәт аша үз сәләтеңне ачу ачкычы. 

Биредә һәр көн — яңа дәресләр һәм кызыклы шөгыльләр: вокал, җыр язу, актерлык осталыгы, ораторлык сәнгате һәм биюләр — барысы да синең чын иҗатчы булу өчен. 

Смена дәвамында син чын профессионаллар җитәкчелегендә җырлар язарга һәм аранжировкалар төзергә, сәхнәдә үзеңне сынап карарга, заманча һәм эстрада биюләрендә үсеш алачаксың. 

Һәм уку-укыту программабыз ахырында сине онытылмас иҗади тәҗрибә көтә — «Кызыл Чишмә» фестивале! Анда син смена вакытында әзерләгән һәм үзең белән алып килгән чыгышларыңны күрсәтәсең дә, лаеклы бүләкләр алачаксың! Синең уңышларыңны бәяләүче затлар — театр актеры Илфак Хафизов, җырчы Лунами һәм башка профессионаллар. Шулай ук, жюри синең өчен кызыклы остаханәләр уздырып, чыгышыңны тагын да яктырак итәргә ярдәм итәчәк.

Аланыбызны нәкъ гаиләдәгечә һәм дусларча җылы мохит үзенчәлекле итә: «Җисем»гә килгән һәрбер бала һәрчак ярдәм һәм игътибар, үзләренең мөһим булганлыгын тоя. Без бергә иҗатка таба төпле адымнар ясыйбыз, командада эшләргә өйрәнәбез, балалар өчен аларның тормышларында мөмкинлекләребез яңа мөстәкыйль горизонтларын ачабыз. 

«Җисем» аланы — синең сәләтеңне ача торган һәм җәйне чыннан да онытылмас итүче урын. Җисемле җәй аша иҗади киләчәгеңә адым яса!

База турында мәгълүмат.

Юллама бәясе: 39090 сум.

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet_zhisem

https://t.me/selet_zhisem

гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Аделина Ибәтуллина
    Аделина Ибәтуллина

    Директор



    89600553032
  • Рөстәм Төхвәтуллин
    Рөстәм Төхвәтуллин

    Өлкән әйдаман



    89172244921