Проектлар
«Илһам - Вдохновение» V ачык хор фестивале
«Илһам - Вдохновение» ачык хор фестивале беренче тапкыр 2015-нче елда Татарстан Республикасының «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды, «Сәләт» Клубы һәм «D'art хор-студиясе» белән берлектә үткәрелде.
Әйдаманнар ярышы
Монда җәйге сменалар эшчәнлегенә нәтиҗә ясала. Катнашучылар ике лигага бүленә: «Премьер-лига» һәм «Беренче лига».
Башҗитәк мәктәбе
Башҗитәк мәктәбе – Сәләт берләшмәсенең мөһим проектларыннан берсе. Ул җәйге профильле сменаларга команда әзерләүне үз өстенә ала.
Сәләт активы мәктәбе
Проектның төп максаты – сәләтлеләрне җәйге аланнар, форум, фестивальләр, Сәләт берләшмәсендә, «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә һәм башка мәйданчыкларда уздырылучы чараларга катнаштыру.
Fundselet
Fundselet – сәләтлеләргә ярдәм күрсәтүче проект. Ул fund.selet.biz сайты аша эшли һәм анда иганәчеләрдән килгән финанс ярдәм анонслана. Сәләтлеләр мохитенә кушыл! Проектларны бергә тормышка ашырыйк!
ИХО илләренең форумы
Форумның программасы иң кызыклы проект акторларын билгеләү, аларга ярдәм итү, Рәсәй һәм халыкара бизнес-берләшмә арасындагы элемтәләрне булдыруга юнәлдерелгән.
Әнвәр Хәйри укулары
2016-нчы елдан Алексеевск районы Биләр каласының «Фәнсар» үзәгендә беренче тапкыр Әнвәр Хәйри укулары уздырылды.
«Фәнсар» мәктәбе конференциясе
Конференция Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды һәм «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә беренче тапкыр уздырыла.