Проектлар
«Сәләт»нең Яңа ел бал-маскарады
Бал-маскарад Яңа ел сулышы атмосферасында, төрле милләт биюләре белән үрелеп уза.
«Сәләт» клубына Багышлау
«Сәләт» клубына Багышлау – студентларның, мәктәп укучыларының Сәләт дөньясы белән якынрак таныштыру һәм Сәләт мохитенә тарту.
Татар телендәге «Безнең фикер» дискуссия клубы
Татар телендә узучы «Безнең фикер» дискуссия клубы яшь буында актив гражданлык позициясе, ораторлык осталыгы һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияли.
«Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе
«Sanak-lab» – мәктәп укучылары өчен IT-юнәлешләр буенча ел әйләнәсе дәвам итүче кызыклы дәресләр ул.
«Атлант» өстәл уеннары клубы
Бүгенге көндә «Атлант» шахмат клубы 2 атнага бер тапкыр үтүче күнекмәләр һәм Әдип Әлмир кубогына үтүче турнир.
Сәләтле балалар һәм яшьләрнең «Иске Казан» җыены
Җыен туган якның гореф-гадәтләрен, тарихи саклауны, яшь буынның туган теленә һәм татар халкының мәдәниятенә игътибарын арттыруны максат итә.
«Сәләт-Олимп» фән олимпиадаларына һәм БДИга әзерләү мәктәбе
Мәктәпнең программасы муниципаль, төбәкара, республикакүләм һәм бөтенрәсәй олимпиадалары катнашучыларына математика (6-нчы сыйныф), астрономия (7-9-нчы сыйныфлар) һәм җәмгыять белеме (7-9-нчы сыйныфлар) фәннәре буенча өстәмә белем бирүгә юнәлдерелгән.
Сәләткә нур булган йолдызлар
«Сәләткә нур булган йолдызлар» – талантлы яшь авторларның татар әдәбияты өлкәсендәге иҗади потенциалын үстерүдә булышлык күрсәтүне максат итеп куйган әдәби конкурс.