«Сәмрух» ел премиясе

Премия Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән оештырыла. Оештыруда «Казан сәләтлеләр ачык университеты 2.0» Автоном коммерциячел булмаган оешмасы ярдәм итә.

Премиянең максаты: Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, Сәләт активистларының, партнерларының, Сәләт проектлары авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү.

Ел саен уздырылучы «Сәмрух» исемле Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясендә Сәләт хәрәкәтендә актив балалар, яшьләр, укытучылар катнаша.

Премия дүрт этапта уздырыла:

1 нче этап – «Гаризалар кабул итү». Катнашучылар гаризаны расланган форма белән www.selet.biz сайтында тутыралар һәм портфолиоларын оештыру комитетына җибәрәләр. Вакыты – 2021 елның 29 нчы ноябренә кадәр.

2 нче этап – «Катнашучыларны сайлап алу. Читтән торып катнашу этабы». Катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу. Вакыты – 2021 ел, 1 - 4 нче декабрь.

3 нче этап – «Катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу». Кандидатлар белән әңгәмәне экспертлар советы уздыра һәм бәя бирә, аның төп максаты – катнашучының эшчәнлеге турында тулырак мәгьлүмат алу. Вакыты – 2021 елның 7 нче декабреннән - 2022 елның 20 нче гыйнварына кадәр.

4 нче этап – «Тантаналы рәвештә премияне тапшыру». 2022 ел, февраль – лауреатларны һәм премиянең җиңүчеләрен бүләкләү. Тантананы үткәрү датасы һәм вакыты  оештыру комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә хәбәр ителә.

Ел саен уздырылучы «Сәмрух» премиясе түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

          - «Ел директоры» 

          - «Ел өлкән әйдаманы» 

          - «Ел аланы» 

          - «Ел сәлкеше» 

          - «Ел әйдаманы» 

          - «Ел клубы» 

          - «Ел кулдашлары» 

          - «Сәләт җырлый» 

          - «Ел инициативасы»

Быел өр-яңа номинация өстәлде – «Ел проекты» номинациясе. Әлеге номинациядә «Сәләт» эшчәнлеге кысаларында 1 елдан артык тормышка ашырыла торган проектлар катнаша.

Гаризалар 2021 елның 29 нчы ноябренә кадәр кабул ителә.

Портфолиолар Казан шәһәре, Островский урамы, 23 нче йорт (Сәләт Йорты), 3 нче бүлмәдә кабул ителә. Яки оештыру комитетының электрон почтасына җибәрелә: samruh@selet.biz.

Белешмә өчен телефон: + 7 (843) 292 - 16 - 00.

Нигезләмәгә туры килмәгән гаризалар конкурста каралмый.

НИГЕЗЛӘМӘ

Җитәкчелек