«Фәнсар» мәктәбе

Мирза Исмаил улы Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе «Фәнсар» – мәктәп укучыларына өстәмә белем алу өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудырып, фәнгә тартылучы яшьләрне ачыклауны, аларга ярдәм итүне максат иткән уку-укыту проекты.

«Фәнсар» мәктәбе уку йортына йөреп һәм читтән торып укый торган мәктәп форматында эшли, анда Россиянең алдынгы югары уку йортлары укытучылары белем бирә. Әлеге проектның дистанцион мәктәбе үз эшендә соңгы инновацион казанышларны куллана һәм һәр укучыга шәхси якын килә. «Фәнсар»да онлайн- мәктәп эшли, сессияләр уза. Нәтиҗәсе – һәр елны уза торган «Сәләт» фәнни-гамәли конференциясе.

Бу проект үз эшчәнлеген 2002-нче елда башлады. Шул вакыт аралыгында «Фәнсар» мәктәбендә 2000-нән артык укучы катнашты, соңрак аларның һәркайсы югары уку йортына керүгә иреште.

«Фәнсар» мәктәбе ике төп мәсьәләне чишәргә мөмкинлек бирә:

- ТР фәнни-тикшеренү үзәкләре интеллектуаль элита булдыру максатында сәләтле балаларны барлау һәм үстерү;

- Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарындагы укучыларның үзләре теләгән, алар өчен зарур белемне алу мөмкинлеге булдыру.

Проектның максаты – фәнгә тартылучы балалар һәм яшьләргә мәктәптән тыш өстәмә белем алуда ярдәм итү, уңайлы шартлар тудыру, уку процессында һәр балага индивидуаль караш булдыру.

Проектның бурычлары:

- Сәләтле балалар өчен өстәмә белем алу һәм фәнни-практик эшчәнлегендә туры юл күрсәтү, баланың интеллектуаль, иҗади сәләтен ачу һәм үстерү өлкәсендә мотивацион программа тудыру;

- Ординар булмаган шәхес өчен уңайлы коммуникатив мөхит булдыру;

- Хәзерге буын яшьләрендә алдынгы мәгълүмати технологияләр юнәлешендә кызыксыну уяту;

- Шәхес өчен индивидуаль караш булдыру;

- Үзлектән белем алу, фәнни эш башкару өлкәсендә белем һәм киңәшләр бирү;

- Һәр укучыны индивидуаль уку-укыту программасы белән тәэмин итү;

- Мәктәп программасында каралган фәннәрне тирәнтен өйрәнү;

Проектның катнашучылары:

- 9-11-нче сыйныф укучылары;

- 4-5-нче курс студентлары, аспирантлар, фән кандидатлары;

- «Сәләт» аланнарында эш тәҗрибәсе булган әйдаманнар.

М.И.Мәхмүтов исемендәге виртуаль музей

Җитәкчелек