«Сәләт»нең «Әйдаманнар мәктәбе»нә татар телен белүчеләр генә кабул ителәчәк

23.09.2020 (Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Сәләт» нең җәйге аланнар координаторы Игорь Смирнов сүзләренчә, татарча белгән әйдаман гына татар теленә мәхәббәт уята ала. Бу фикерен ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте.

«Октябрь уртасыннан һәр теләгән студент „Сәләт“ нең „Әйдаманнар мәктәбе“ н уза ала. Моның өчен рәсми сайтыбызда гариза тутыру сорала. Без берничә таләп буенча кабул итәбез: әйдаман татар телен белергә тиеш. Икенчедән, аның 18 яшьтән өлкән, мәктәпне бетергән, уку йортында укыган яисә эшләгән кеше булуы шарт», — ди ул.

Игорь Смирнов әйтүенчә, педагогик белем булу мәҗбүри түгел. «Анысын без үзебез өйрәтәбез. Бу ел дәвамында узган җәйгә нәтиҗә ясаячакбыз, „Әйдаманнар ярышы“ проектында елның иң яхшы әйдаманын билгелиячәкбез. Шуңа күрә „Сәләт“ нең ишеге һәрвакыт ачык», — дип билгеләп үтте ул.

«Сәләт»нең җәйге аланнарына гаризалар кабул итү кампаниясе декабрь азагында башланып китәчәк. Барлык мәгълүмат рәсми сайтыбызда булачак. Бала анкетаны, үзенең казанышларын тутырган очракта гына аланнарга эләгү мөмкинлеге туа. Конкурс зур. Мәсәлән, быел бер урынга 4 кеше туры килде. Шунысын да әйтим, киләсе елга аланнар саны да артачак, чөнки яңа базалар барлыкка килде», — диде Игорь Смирнов.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/23-09-2020/s-l-t-ne-ydamannar-m-kt-be-n-tatar-telen-bel-chel...

Возврат к списку