Сәләт медиа-үзәге

Сәләт медиа-үзәге Сәләт дәүләтенең төрле өлкәдәге эшчәнлеген яктыртуны үз өстенә ала һәм Сәләтнең рәсми сайты, оешмага кагылышлы министрлык сайтлары, ТР массакүләм мәгълүмат чаралары аша яңалыклар белән таныштырып бара. Рәсми сайттагы яңалыклар блогы ана саен татар һәм рус телләрендә язылган 4-6 материал, төрле чараларны яктырта торган фоторепортажлар, видеороликлар белән баетыла.

Медиа-үзәк яшьләрне Сәләт проектларына җәлеп итү бурычын да үти. Бу юнәлештә ATL мөмкинлекләре (радио, телевидение һәм басма матбугатта турыдан-туры реклама) һәм BTL мөмкинлекләре («Вконтакте», «Twitter», «Instagram» кебек челтәр җәмгыятьләрендәге активлык) кулланыла, махсус чаралар уздырыла.

Медиа-үзәк каршында яшь журналистлар белән эшли торган «Кәттә каләм» - «Проба пера» мәктәбе оештырылды. 

Җитәкчелек
  • Алсу Ганеева

    Сәләт медиа-үзәге җитәкчесе

    alsu.ganeeva@selet.biz
    89520349056