«Сәмрух» ел премиясе

Премия Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән оештырыла. Оештыруда «Казан сәләтлеләр ачык университеты 2.0» Автоном коммерциячел булмаган оешмасы ярдәм итә.

Премиянең максаты: Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, Сәләт активистларының, партнерларының, Сәләт проектлары авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү.

Ел саен уздырылучы «Сәмрух» исемле Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясендә Сәләт хәрәкәтендә актив балалар, яшьләр, укытучылар катнаша.

Премия дүрт этапта уздырыла:

1 нче этап – «Гаризалар кабул итү».

                Катнашучылар гаризаны расланган форма белән www.selet.biz сайтында тутыралар һәм портфолиоларын Оештыру комитетына җибәрәләр. Вакыты – 2023 елның 20 нче ноябренә кадәр.

2 нче этап – «Катнашучыларны сайлап алу. Читтән торып катнашу этабы».

                Катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу. Премиянең Оештыру комитеты катнашучының гаризасын карый һәм аны түбәндә билгеләнгән критерийлар нигезендә бәяли. Катнашучының киләсе этапка узу-узмавы җыелган баллар санына карап билгеләнә. Игътибар! Барлык номинацияләрдә дә катнашучыларның соңгы ике елда ирешкән уңышларына бәя бирелә. Вакыты – 2023 ел, 28 нче ноябрь - 4 нче декабрь.

3 нче этап – «Катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу». 

                Кандидатлар белән әңгәмәне экспертлар советы уздыра һәм бәя бирә, аның төп максаты – катнашучының эшчәнлеге турында тулырак мәгьлүмат алу. Катнашучының чыгышы нәтиҗәләре буенча экспертлар составы баллар куя. Алар беренче этап баллары белән кушыла. Биремнәрнең формасын һәм эчтәлеген экспертлар билгели. Экспертлар, нәтиҗә ясаганда, катнашучыларның читтән торып сайлап алу этабында туплаган балларын да исәпкә алырга хокуклы.

Конкурс уздырылуга 5 көн кала, уздырылу урыны, вакыты һәм конкурсның эчтәлеге хакында хәбәр ителә. Вакыты – 2023 елның 7 нче декабреннән 2024 елның 18 нчы гыйнварына кадәр.

4 этап – «Тантаналы рәвештә премияне тапшыру».

              2024 ел, февраль – лауреатларны һәм премиянең җиңүчеләрен бүләкләү. Тантананы үткәрү датасы һәм вакыты  Оештыру комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә хәбәр ителә. Көтелмәгән шартлар килеп чыккан очракта, Оештыру комитеты премиянең уздыру этапларын үзгәртергә мөмкин. 


Ел саен уздырылучы «Сәмрух» премиясе түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

          - «Ел директоры» 

          - «Ел өлкән әйдаманы» 

          - «Ел аланы» 

          - «Ел сәлкеше» 

          - «Ел әйдаманы» 

          - «Ел клубы» 

          - «Ел кулдашлары» 

          - «Сәләт җырлый» 

          - «Ел методисты»


Гариза тапшыру вакыты – 2023 елның 20 нче ноябреннән дә соңрак булырга тиеш түгел.


Портфолиолар Казан шәһәре, Островский урамы, 23 нче йорт (Сәләт Йорты), 3 нче бүлмәдә кабул ителә. Яки оештыру комитетының электрон почтасына җибәрелә: samruh@selet.biz.

Белешмә өчен телефон: + 7 (843) 292 - 16 - 00.

Нигезләмәгә туры килмәгән гаризалар конкурста каралмый.

НИГЕЗЛӘМӘ

ГАРИЗА

Җитәкчелек