Блогерлар татар теленә уңай да, тискәре дә йогынты ясый – "Безнең фикер" клубы
“Безнең фикер” клубының Сәләт йортында узган икенче дискуссия темасы блогерларның татар телен үстерүдә ясаган йогынтыларына багышланган иде. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.
Дебатларга барлыгы 20дән артык катнашучы җыелды. Махсус кунаклар – сәяхәтче-блогер Сәләт проектларында катнашкан Азат Кашапов һәм Сәләт активисты Илфат Вәлиев иде. Уен кискен проблема белән башланып китте. Ул: “Татар блогерлары татар телен үстерүдә нинди йогынты ясый?” – дигән сорауга төгәл җавап эзләүгә багышланды. Һәр катнашучы үз фикерен җиткерергә тырышты, татар телен саклауны, беренче чиратта, теләктән башларга кирәклеген исбатлады.
Тулырак “Татар-информ”да.