«СӘЛӘТ - ARTS BILER FORUM»: ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ

30.04.2020

Нәрсә ул «Arts Biler Forum»?

Әлеге форум беренче тапкыр 2018 елда оештырыла. Традицион рәвештә Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә үткәрелә.

Форум кысаларында катнашучылар уникаль белем һәм экспертлардан киңәшләр ала, үзләрен  күрсәтү, башка катнашучылар һәм экспертлар белән элемтә булдыр мөмкинлегенә ия була, төрле юнәлешләр һәм жанр үзенчәлекләре белән таныша.

Ниләр көтелә?

Форумның уку-укыту программасы кысаларында һәр юнәлеш өчен («бию юнәлеше», «музыка юнәлеше», «театр юнәлеше») иҗади лабораторияләр эшләячәк. Катнашучылар арасында индивидуаль башкаручылар, коллективлар һәм коллективлардан сайланып алынган берничә катнашучы була ала.Һәр лаборатория үзенең иҗади эшен Форумның гала-концертында күрсәтәчәк. Барлык катнашучылар да Халыкара «Сәләт» яшьләр белем бирү форумы катнашучысы дипломнары белән бүләкләнә.

Катнашу өчен нишләргә кирәк?

Каташу өчен гаризаларны 2020 елның 29 апреленнән 24 маена кадәр калдырырга була. Гаризалар selet.biz сайтында кабул ителә. Форумда аерым башкаручылар һәм коллективлар катнаша ала. Катнашучыларның яше  – 12 яшьтән алып 22 яшькә кадәр.

P.S.: Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә Форумның үткәрелү вакыты кичектерелә ала. Моның турында катнашучыларга алдан хәбәр ителәчәк. Шулай ук үзгәрешләр белән selet.biz сайтында да танышып бара аласыз.


Чыганак: «Ялкын» журналы


Исемлеккә күчү