В Билярске стартовал образовательный форум «Сәләт»

1 29.08.2022 Биләрдә, Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориисендә, XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы - ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМның (Ремесла/Junior skills) ачылыш тантанасы узды. Әлеге чарада «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. «Минем бу искиткеч урынга, башҗитәкләргә, әйдаманнарга һәм, әлбәттә инде, барлык катнашучыларга чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә. Сездән башка бу форум булмас иде, - дип билгеләп үтте ул. Ләззәтләнегез, рәхәтләнеп ял итегез, бер-берегез белән танышыгыз һәм гомер буе сезнең белән янәшәдә булачак дуслар табыгыз. Без сезне яратабыз һәм һәрвакыт «Сәләт»тә күрергә шатбыз». «Сәләт» директоры форумны уздырырга ярдәме итүче Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, аеруча Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгына һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына, шулай ук Алексеевск районы администрациясенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тел тирәлегендә татар телен өйрәнүнең әһәмияте турында «Адымнар - Алабуга» Полилингваль белем бирү комплексы директоры Надир Курамшин сөйләде. «Әйдәгез шушы дүрт көн эчендә татар телебезне бергәләп шомартыйк. Бүген сменада 700 бала, сез барысы белән дә таныша аласыз. Йөзесе белән генә булса да аралашып карагыз, сез үзегезнең тел байлыгыгыз ничек яхшырачагын күрерсез», - диде Курамшин. Катнашучыларга «АК БАРС» БАНК ГАҖнең дәүләт секторы белән эшләү буенча директоры Эмиль Хәйретдинов мөрәҗәгать итте. «11 ел бу җирдә форум уза, 5 ел мин сезнең белән бергә. Бүген безнең җыелуның сәбәбе булган һәм безне илһамландыручы яшьләргә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Мин сезнең үсешегезгә һәм татар телен өйрәнүегезгә шат», - дип уртаклашты ул. Смена ачылышында Malsi Music, Ilgiz һәм Zarina башкаруында «Сәләт» форумының җыры - «Ау» тәкъдир ителде. Форумның беренче сменасы укучыларның яңа һөнәрләр өйрәнүенә багышланган. Бу көннәрдә экология, IT һәм робототехника буенча остаханәләр узачак. Сменада катнашучылар - фән олимпиадалары, фәнни конференцияләр һәм иҗади фестивальләр җиңүчеләре һәм призерлары, «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күптелле белем бирү комплексының 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук Сәләтнең «Сәләт–Болгар-Туган тел» профильле сменасына сайлап алуны үткән балалар. Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/bilrd-slt-uku-ukytu-forumy-start-aldy Подписаться Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/bilrd-slt-uku-ukytu-forumy-start-aldy

Исемлеккә күчү