Известны имена победителей Ежегодной премии «Сәмрух»

Известны имена победителей Ежегодной премии «Сәмрух» 29.02.2024 Ел буе көткән тантана. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә IХ республикакүләм традицион «Сәмрух» премиясе тапшырылды. Ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашкан талантлы балалар һәм яшьләр бүләкләнде. Сәмрух кошы сынын алу бәхете быел кемгә елмайган?    

Тугызынчы мәртәбә уздырылучы премиядә 9 төп номинация буенча җиңүчеләр сайланды. 9 ел дәвамында әлеге чарада 625тән артык кеше катнашкан, 74 җиңүче билгеләнгән. Быел бәйгегә 150дән артык гариза кабул ителгән.

«Сез – киләчәккә өмет». Катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

– Бүген биредә татар милләтенең киләчәге җыелган. Республика җитәкчелеге һәм шәхсән үземнең исемемнән 30 еллык тарих белән сезне тәбрик итеп, сезгә рәхмәт әйтәм. 30 елдан соң да монда очрашырга язсын. «Сәләт»тә инде бер буын тәрбияләнгән. Иң мөһиме – сезнең тормышта үзегезне табуыгыз. Ул вакытта: ярый әле үз вакытында «Сәләт»кә килеп эләккәнмен, әйбәт кешеләр белән очрашканмын, дип әйтерлек булсын. Шушы «Сәләт»тән чыккан безнең лаеклы җитәкчеләребез бар. Чөнки бу платформа, үзеңне ачып, алга барырга мөмкинлек бирә, – диде Васил Шәйхразыев.

Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та сәләтлеләрне бәхетле буын дип атады.

– Сез – бик бәхетле буын, шәхес буларак үсешегез өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. «Сәләт» ул – тарих, бу тарихны үстерик, саклыйк, ныгытыйк, – диде министр.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова ел дәвамында «Сәләт»не үстергән, «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашкан талантлы балалар һәм яшьләргә рәхмәт белдерде.

– Сез – «Сәләт»не «Сәләт» итүче кешеләр, «Сәләт»нең командасы, гаиләсе. «Сәләт»не ныгытуыгыз, үстерүегез өчен барлык сәләтлеләргә, аларның әти-әниләренә, остазларга, партнерларыбызга зур рәхмәт! Эшчәнлегебезне хуплаучы, һәрвакыт ярдәм итүче Рәисебез Рөстәм Миңнехановка, барлык министрлыкларга, аланнарыбыз узучы районнарга аерым рәхмәтемне җиткерергә телим, – диде ул.

IХ «Сәмрух» ел премиясе җиңүчеләре

  • «Ел сәлкеше» – Сәет Сруров
  • «Ел әйдаманы» – Илзия Нәҗипова
  • «Ел кулдашлары» – Әлфир Зиннәтуллин һәм Эльвина Гатиятуллина («Сәләт – Акбүре»)
  • «Ел өлкән әйдаманы» – Эльина Сәхәбиева
  • «Ел методисты» – Рөстәм Фатыхов
  • «Ел директоры» – Камилә Ризванова
  • «Ел аланы» – «Сәләт – Тел»
  • «Ел клубы» – «Сәләт – Саба» клубы
  • «Сәләт» җырлый» – «Тоям» – «Сәләт – Җисем» аланы җыры
Подробнее: https://vatantat.ru/2024/02/135453/amp/



Исемлеккә күчү