Сегодня в Казани определятся победители IX Республиканской премии «Самрух»

Сегодня в Казани определятся победители IX Республиканской премии «Самрух» 19.02.2024

Бүген Казанда IX Республикакүләм «Сәмрух» ел премиясе җиңүчеләре билгеле булачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Пирамида» күңел ачу комплексында 18:00 сәгатьтә узачак. Анда ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр бүләкләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында IX Республикакүләм «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова әйтүенчә, быел тугызынчы мәртәбә уздырылучы «Сәмрух» ел премиясе 9 төп номинация кысаларында җиңүчеләрне сайлаячак.

«Ел дәвамында «Сәләт»не үстергән, «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашкан талантлы балалар һәм яшьләргә рәхмәт йөзеннән «Сәмрух» сынын тапшыру – ул безнең ел саен оештырыла торган күркәм традиция. Быел «Сәмрух» ел премиясе тугызынчы тапкыр уздырыла. Бүген «Пирамида» күңел ачу комплексында 9 исем билгеле булачак – 2024 елның «Сәмрух» премиясе ияләре. Бүләкләү тантанасы онлайн-трансляциядә дә күрсәтеләчәк. Быел безнең төп 9 номинациядән тыш өстәмә 9 номинация дә әзерләнде. Төп номинацияләр кысаларында «Ел әйдаманы», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел сәлкеше», «Ел командасы», «Ел кулдашлары», «Ел аланы», «Ел клубы» һәм башка исемнәр ияләре билгеле булачак. Өстәмә номинацияләр әлегә сер булып торсын», – диде ул.

«Сәмрух» сыны белән беррәттән җиңүчеләргә акчалата премия каралган. Аны сәлкешләр, «Сәләт» дөньясына битараф булмаган кешеләр үзләре җыя. «Сәмрух» премиясе ел саен шундый система буенча эшли. «Узган ел, мәсәлән, 700 меңгә якын акча җыелган иде. Ул акчалар җиңүчеләргә бүлеп тапшырылды. Быел исә – 600 мең сум акча җыелды. Әлеге сумманы шул ук система буенча тугыз номинациягә тигез итеп бүләчәкбез», – дип аңлатты Айгөл Габдрахманова.

«Традицион «Сәмрух» ел премиясе «Сәләт»леләрне таныту һәм берләштерү форсатыннан үткәрелә торган матур бер чара буларак, иң актив, иң сәләтле балалар һәм яшьләрне билгеләп үтәчәк. «Сәмрух», гадәттәгечә, бөтен «Сәләт» гаиләсен бергә җыячак, дип көтелә», – диде Айгөл Габдрахманова.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bugen-kazanda-ix-respublikakulam-samrux-el-premiyase-iyalare-isemnar...


Исемлеккә күчү