Биләрдә «Сәләт» форумының медиа сменасы ачылды

Биләрдә «Сәләт» форумының медиа сменасы ачылды 30.07.2024 Биләрдә XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының иң озын һәм иң күп санлы катнашучылы сменаларының берсе — Медиа Биләр Форум старт алды, ул 2 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта форумның пиар бүлеге хәбәр итә. 6 көн дәвамында Биләр җире интервьюлар, фото һәм видеога төшерүләр, подкастлар, трендлар һәм, әлбәттә, иҗат белән тулачак. Сменаның ачылу тантанасын «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова башлап җибәрде. Ул форумнарны оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтләрен җиткереп, «Сәләт» командасы белән таныштырып, «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмирдән сәламнәрне җиткереп, сәлкешләргә һәм әйдаманнарга уңышлар теләде. Бишенче сменада Самара, Ырымбур, Мәскәү өлкәләре, Чувашиядән, Санкт-Петербургтан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 823 бала катнаша. Катнашучылар арасында — фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк «Сәләт» клублары лидерлары һәм Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары. Медиа Биләр Форум — социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль инструментларга багышланган смена. Иҗади лабораторияләр форматында узучы сменада катнашучылар медиа дөньясы белән танышып, алган белемнәрен һәм күнекмәләрен гамәлдә сынап карый ала. Эш 6 юнәлештә алып барыла: фото һәм видеопродакшн, социаль челтәрләрне алып бару, телевизион журналистика, блогинг һәм подкастлар. Смена кысаларында Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләреннән остаханәләр һәм кызыклы лекцияләр уза.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/148256/
© Ватаным Татарстан

Исемлеккә күчү