РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ: «СӘЛӘТ – БЕЗНЕҢ ПРИОРИТЕТТА»
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов XIII Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының алтынчы, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә уздырыла торган сменасы – Алдынгылар Биләр Форумда (Первые/ Forward) булды.
Республикабыз Рәисе Алдынгылар Биләр Форум катнашучылары белән аралашты, сменаның уку-укыту мәйданчыклары белән танышты һәм сәлкешләргә мөрәҗәгать итте:
«Сезнең кебек кызлар-егетләр булганда, Татарстанның киләчәге уңай булыр. Республикабызда күп проектлар гамәлгә ашырыла, Сәләт – безнең приоритетта. Без нәкъ менә сезгә таянабыз. Сәләткә теләгем – киңәергә!»
Смена Биләрдә, 5 августтан башлап, 9 августка кадәр уза. Ул укучыларның үзидарәсен һәм команда күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Уку-укыту программасы хәрәкәтнең 12 юнәлеше: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәрләр, мәдәният, игелеклелек, ватанпәрвәрлек, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология һәм туризм буенча башкарыла. Аерым игътибар хәрәкәтнең махсус Татарстанда гына булган юнәлеше – «Туган тел, милли мәдәният һәм традицияләр»гә багышлана. Алдынгылар Биләр Форум (Первые/ Forward) сменасында 800 бала катнаша.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы 24 июньнән 9 августка кадәр Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә уза. Ул Россиянең балалар өчен эшләнгән иң зур палаткалы лагере булып тора.
Форум вакытында төрле юнәлешләргә багышланган алты смена: Һөнәрләр Биләр Форум (Ремесла/Junior Skills), Иҗат Биләр Форум (Творчество/Arts), Сәләт Биләр Форум (Selet/Сәләт), Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум (Информационные технологии/Information Technologies), Медиа Биләр Форум (Медиа/Media) һәм Алдынгылар Биләр Форум (Первые/Forward) уза.
«Сәләт» форумы – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылыла торган, төбәгебезнең йөзе булган проектларның берсе.
Быел «Сәләт» форумнары Татарстан Республикасының барлык районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән килгән 14000 баланы берләштерде.
Тулырак: https://yalkyn.ru/news/belmi-kalma/rostam-minnexanov-salat-beznen-prioritetta