Наши – обладатели премии «Сәмрух»!

Наши – обладатели премии «Сәмрух»! 20.02.2025 Кичә Казанның ИТ-Парк конференцияләр залында Х республикүләм «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Әлеге чара елдан-ел масштабын киңәйтә, катнашучылар саны арта. Традицион «Сәмрух» премиясе ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашкан талантлы балалар һәм яшьләргә рәхмәт йөзеннән «Сәмрух» сынын һәм акчалата бүләк тапшыруны күздә тота.

Төп номинацияләр кысаларында «Ел әйдаманы», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел сәлкеше», «Ел командасы», «Ел кулдашлары», «Ел аланы», «Ел клубы» һәм башка исемнәр ияләре билгеле булды. Безнең район укучылары да әлеге чарадан читтә калмады. Эзмә урта мәктәбе укучылары Камилә Гыйбадуллина “Ел сәлкеше” номинациясендә җиңүче, Азалия Мифтахова шул ук номинациядә лауреат исеменә лаек булды. Тимершык урта мәктәбе укучысы Алия Загриевага исә кызыксындыру призы – “Шаян ТВ” каналында тапшыруда төшү мөмкинлеге бирүче сертификат тапшырылды.

Әйе, “Сәләт” – ул рух ныклыгы, иҗат мәйданы. Сәлкешләр сафын тулыландырырга теләүчеләрне җәйге каникул вакытында “Сәләт-Саба” сменасында көтәбез!

Тулырак: https://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2388202.htm

Исемлеккә күчү