Айгуль Габдрахманова:«В прошлом году мы собрали более 700 тысяч в призовой фонд»

«Сәләттә эшләүчеләрнең төп миссиясе – татар телен үстерү һәм саклау. Шуның өчен дә без ана теленә карата кызыксыну уятырга тырышабыз. Анда алар татарча җырлар җырлыйлар, үзләре дә язып карыйлар. Төрле яклап шәхеснең сәләтләрен үстерергә тырышабыз», – дип сүзен башлады Айгөл Сабирова.
2025 елда барлыгы 26 профильле алан планлаштырыла. Алар Татарстанда гына түгел, күрше республикаларда да үз эшләрен башкарачак. Әйтик, Чувашиядә һәм Башкортстанда. Шулай ук, һәрвакыттагыча Изге Болгар Җирендә 6 форум узачак. Ел дәвамында төрле юнәлештәге проектлар тормышка ашыралачак. Җиңүнең 80 еллыгы булу сәбәпле, балаларга патриотик тәрбия һәм дәресләр дә биреләчәк.
«Сәмрух ел премиясе – ел дәвамында «Сәләт»не, сәләтле яшьләрне үстергән кешеләрне, командаларны барлау, таныту. Быел ул 10нчы тапкыр уздырыла. Елдан-ел премиянең номинацияләре үсә бара. Без һәрбер җиңүчегә акчалата премия бүләк итәбез. Без аны дәүләттән сорамыйбыз. Һәрбер кеше, сәләтле яшьләрне бүләкләү форсатыннан, үз өлешен кертә ала. Безнең көздән башлап, махсус мәйданчык эшләп килә. Узган ел без 700 меңнән артык бүләкләү фонды тупладык. Һәм аны һәрбер җиңүче арасында тигез итеп бүлдек. Быел да шулай эшләячәкбез», – дип сөйләде Айгөл Габдрахманова.
19 февраль көнне 17:00да «Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк»та тантаналы рәвештә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак. Туры эфирны «Сәләт»нең социаль челтәрләреннән карау мөмкин.
Тулырак: https://yalkyn.ru/news/belmi-kalma/aigol-gabdraxmanova-uzgan-el-bez-700-mennan-artyk-bulaklau-fondy-...