В Казани вручат премию «Сәмрух»
.jpg)
Анда ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы балалар һәм яшьләр, берләшмәнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар һәм сәләтлеләр бүләкләнәчәк. Бу хакта оештыручылар матбугат очрашуында хәбәр итте. Мәгълүм булганча, «Сәләт» яшьләр фонды, Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән, актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны, Сәләт клубларын 2015 нче елдан башлап «Сәмрух» ел премиясе белән бүләкли. 10 ел дәвамында әлеге чарада 725тән артык кеше катнашты, 83 җиңүче билгеләнде.
Премияне 18 номинациядә тапшырачаклар: «Ел сәлкеше», «Ел әйдаманы», «Ел кулдашлары», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел методисты», «Ел директоры», «Ел аланы», «Ел клубы», «Ел остазы», «Ел партнеры», «Сәләт җырлый», «Форум башҗитәге», «Сәләт стипендиясе», «Без рәхмәтле», «Бер дулкында», «Сәләт классы», «Ел клуб кураторы», «Ел клуб укытучысы».
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/162716/