«Сәләт» Arts Биләр Форумга чакыра

«Сәләт» Arts Биләр Форумга чакыра  22.04.2025 Arts Биләр Форум — катнашучыларга иҗади яктан үсү өчен яңа мөмкинлекләр бирә торган уникаль форум. Смена 2 июльдән башлап, 6 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Сәләт»тән хәбәр иттеләр. Әлеге форумда 14 яшьтән 22 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала. Барлыгы 600 урын бар. Катнашу — бушлай. Форумда җыр, бию, театр юнәлешләре буенча төрле экспертлар белән очрашулар, чакырылган остазлар белән лабораторияләр, кызыклы мәдәни программа көтелә. Азактан исә гала-концерт оештырылачак. Гаризалар arts.selet.biz сайтында кабул ителә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/04/167966/?ysclid=m9wloyw79q846068455
© Ватаным Татарстан

Исемлеккә күчү