«Әнвәр Хәйри укулары» фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләре билгеле! кире кайтырга

Стали известны имена победителей научно-практической конференции «Чтения Анвара Хайри»

4-5 декабрьдә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узды. 

Казан шәһәре, Балтач, Апас, Аксубай, Нурлат, Спас һәм башка районнар. «Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясенең быел географиясе киң иде. Чарада беренче тапкыр студентлар да катнашты! 

Конференция программасы түбәндәге темаларны үз эченә ала:
- «Бөек Биләр каласы: тарих, бүген һәм киләчәк». Бөек Биләр тирәсендәге авыллар тарихы (тарихи язмалар, истәлекләр, риваятьләр).
- «Әнвәр Хәйри мирасы».
- «Мин яратам сине, туган җирем» (мисал өчен, мәктәбең тарихы, авылың тарихы, яшәгән урамың тарихы һ.б.).
- «Гаиләм тарихы» (мисал өчен, нәсел шәҗәрәсе, гаилә белән бәйле булган истәлекләр).
- Әнвәр Хәйринең  «Шәһре Бану – Шәрбән кыйссасы» исемле китабы нигезендә язылган докладлар.

Җиңүчеләрне тәбриклибез! Менә алар: 
1 урын – Айсылу Гайнанова 
2 урын – Руфинә Галиуллина 
3 урын – Дарья Полякова 
 
Барлык катнашучыларыбызга да фәнни эшчәнлегегездә уңышлар телибез.