Ярыш – сине әйдаман буларак кына түгел, беренче чиратта, яңа яктан ача торган мохит! кире кайтырга

«Әйдаманнар ярышы» - это среда, которая раскрывает тебя не только как вожатого, но и, в первую очередь, с новой стороны!

«Сәмрух» ел премиясенең иң көтеп алынган номинациясе – «Ел әйдаманы»! Ә аны «Әйдаманнар ярышы»нда сайлап алалар. Монда җәйге сменалар эшчәнлегенә нәтиҗә ясала.

Һәр әйдаман түземсезлек һәм зур дулкынлану белән көтеп алган «Әйдаманнар ярышы» быел да традицион рәвештә Биләрдә «Фәнсар» базасында үтте. 15 ноябрьдән алып 19 ноябрьгә кадәр 2023 елгы җәйге профильле «Сәләт» аланнарының иң оста 40 әйдаманы үзара көч сынашты. Ике лигага бүленеп, әйдаманнар биредә үз сәләтләрен, аралашу осталыкларын, педагогик очракларны хәл итә белүләрен, гомуми белемнәрен, сменаның аерылгысыз өлеше булган кичке чаралар, шәмчекләр үткәрә белүләрен күрсәтте. Ярыш нәтиҗәләре барлыгы 10 әйдаман финалга чыкты.

«Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге җитәкчесе урынбасары, «Әйдаманнар ярышы» проектының программа директоры Камилә Ризванова сүзләренчә: «Җиңүчене сайлау бер дә җиңел түгел. Катнашучыларны төрле критерийлар буенча бәялиләр. Сәхнәдә үзеңне ничек тотудан алып, балалар белән ничек аралашуга кадәр – барысын да бик җентекләп карыйлар. Нәтиҗәләр гадел булсын өчен жюри әгъзалары да бик җентекләп сайлана».

Чыннан да, шушы берничә көн дәвамында әйдаманнар, дистәдән артык биремнәрне уза-уза, – «Ел әйдаманы» исеме өчен көч сынашты. Җиңүчеләр исемен игълан итү мизгелләрен финалистлар гына түгел, Биләрдән читтә булган сәләтлеләр дә дулкынланып көтте. 2023 елгы «Әйдаманнар ярышы»ның «Беренче лига» җиңүчесе итеп Алмаз Нигъмәтҗанов, «Премьер-лига» җиңүчесе итеп Илзия Нәҗипова билгеләнде.

Җиңүчеләр хис-кичерешләре, фикерләре белән уртаклашты.

«Ярыш сине сынап кына калмый, үстерә, ныгыта дип юкка гына әйтмиләр икән. Мин биредә үзем өчен бик файдалы белемнәр тупладым, катнашучыларны яңа яктан ачтым. Ярыш җылы хәтирәләр булып исемдә калды. Ул янәшәмдәге якын кешеләремнең мөнәсәбәтен яхшырак тою момкинлеге бирде. Барлык бәйгеләрне дә уңышлы узып чыга алуыма, җиңүемә мин чиксез шатмын», - ди «Беренче лига» җиңүчесе Алмаз Нигъмәтҗанов.

«Ел әйдаманы» исеменә лаек булган Илзия Нәҗипова: Финал этабыннан соң нәтиҗәләрне көткәндә, үз исемемне ишетермен дип уйламаган идем. Баштан бернәрсәне дә анламыйча да калдым. Хәзер шатланып туя алмыйм. «Әйдаманнар ярышы» проекты ел әйдаманын билгеләргә ярдәм итүдән тыш, Сәләттәге кадрларны ачу ысулы да булып тора. Чөнки биредә булучыларның 90% җәйге сезонда үзен әйдаман ролендә сынаячак. Димәк, биредәге егет-кызларның күбесе бик тиздән кызыл футболкалардан күрәчәкбез!», - дип белдерде.

Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны ихластан тәбриклибез! Әлеге зур җиңү сезне һәрвакыт илһамландырып торсын! Хәзер исә түземсезлек белән IХ «Сәмрух» Ел премиясен көтәбез!