«Әйдаманнар ярышы»: үз-үзеңне җиңү – иң зур уңышларның берсе! кире кайтырга

«Әйдаманнар ярышы»: победа над самим собой - одно из самых больших достижений!

17 ноябрьдән алып 21 ноябрьгә кадәр «Фәнсар» базасында «Сәләт 2022» җәйге профильле аланнарының иң оста 40 әйдаманы үзара көч сынашты. Ике лигага бүленеп, әйдаманнар биредә аралашу осталыкларын, педагогик очракларны хәл итә белүләрен, гомуми белемнәрен, сменаның аерылгысыз өлеше булган кичке чаралар, шәмчекләр үткәрә белүләрен күрсәтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча һәр лигадан 5 финалист сайланды.

Финал вакытында әйдаманнарның һәр секунды санаулы иде, алар сәхнәдән төшмәделәр дию дә ялгыш булмас. Берничә сәгать эчендә финалистлар төрледән-төрле 10 бирем үтәде. Бер-бер артлы һәр сынауны җиңеп чыкты.

3 көн дәвамында алар шушы исем өчен көч сынашты. Җиңүче исемен игълан итү мизгелләрен финалистлар гына түгел, барыбыз да дулкынланып көттек. 2022 елгы «Әйдаманнар ярышы»ның «Беренче лига» җиңүчесе итеп Булат Ахунов, «Премьер-лига» җиңүчесе итеп Ләйсән Зәйнуллина билгеләнде.

Җиңүчеләр хис-кичерешләре, фикерләре белән уртаклашты.

«Минем өчен Ярыштагы иң беренче җиңү - әңгәмәне үтү. Бик тә финалга узасым, андагы сынауларны үтеп карыйсым килде. Финал этабыннан соң нәтиҗәләрне көткәндә, үз исемемне ишетермен дип уйламаган идем. Баштан бернәрсәне дә анламыйча да калдым. Хәзер шатланып туя алмыйм. Ярыш җылы хәтирәләр булып исемдә калды. Ул янәшәмдәге якын кешеләремнең мөнәсәбәтен яхшырак тою момкинлеге бирде», - ди «Беренче лига» җиңүчесе Булат Ахунов.

«Ел әйдаманы» исеменә лаек булган Ләйсән Зәйнуллина: «Әйдаманнар ярышы»нда мин беренче тапкыр түгел һәм бу елны үз-үземне җиңәргә, ел дәвамындагы үсешемне тикшерергә, яңа сынауларда үземне сынап карарга дип килдем. Узган елгы Ләйсән белән чагыштырганда, быелгысының үсеше күренеп тора! Ярыш миңа ышаныч һәм тәҗрибә бирде, команданың мөһимлеген аңлатты», - дип белдерде.

Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны ихластан тәбриклибез! Әлеге зур җиңү сезне һәрвакыт илһамландырып торсын! Хәзер исә түземсезлек белән VIII «Сәмрух» Ел премиясен көтәбез!