Айгөл Сабирова: «Сәләт – ул үзенчәлекле коммуникацион мохит» кире кайтырга

Айгуль Сабирова: «Сәләт – это уникальная коммуникационная среда»

Ел саен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Сәләтле җәй» ял итү кампаниясенә багышланган матбугат конференциясе уза. Быел чарада Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, «Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге җитәкчесе, «Остаз» һәм «Сәләт җыены» проектлары җитәкчесе Диләрә Якубова һәм «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары, «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Аяз Ханафин катнашты.

Быел «Сәләт» 31 сезонын каршылый. Казан дәүләт университетының энтузиаст-укытучылары инициативасы белән 1994 елда Арчада (Татарстан) 65 бала катнашында беренче укыту-сәламәтләндерү лагереннан башланган «Сәләт» хәрәкәте, Татарстан Республикасының 25 меңнән артык сәләтле баласын һәм яшьләрен, Россия Федерациясенең уннан артык төбәген, шулай ук чит илләрне үз проектларына җәлеп итүче социаль-педагогик комплекска кадәр күпьеллык үсеш юлын үтте.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, быел 24 смена планлаштырыла. Бу – профильле сменалар, төбәкара чатырлы «Болгар – Туган тел» аланы, XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы. «Без җәйге сменалар турында сөйләшәбез, әмма «Сәләт» җәй көне генә эшләми. Безнең әзерлек сентябрьдә башлана һәм шул ук айда йомгак ясап тәмамлана да. Саннарга килгәндә: быел җәй дәвамында эшләүче әйдаманнар саны 700 дән артып китәчәк, башҗитәкләр командасы 100 дән артып китәчәк, ә укытучылар-остазлар саны шулай ук 700 дән артачак, ә инде сәлкешләр санына килгәндә, быел сменаларда һәм форумнарда катнашучы сәләтле балалар санын 20 меңгә якынайтырга максат итеп куябыз».

Быел Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Кырым базаларында 24 профильле смена үткәрү планлаштырыла. Аларда 7-18 яшьлек балалар һәм яшьүсмерләр катнашачак. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова: «Сәләтлеләр өчен дә, безнең өчен дә «Сәләт» – ул үзенчәлекле бер коммуникацион мохит, татар телен үстерү, саклау мәсьәләләре белән бергә ул сәләтле балаларны һәм яшьләрне туплау, үстерү, арттыру максатын да күз алдында тота. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Сәләт проектларының масштаблары киңәя, хәзерге вакытта Сәләт хәрәкәте Татарстан буйлап кына түгел, илебез буйлап та киң таралган», - дип ассызыклады.

«Сәләтле җәй» кампаниясенә әзер кадрлар да җәлеп ителәчәк. «Сәләт» бу эшне ел әйләнәсе алып бара. Кадрлар әзерләү максатыннан «Әйдаманнар мәктәбе», «Башҗитәкләр мәктәбе» һәм «Укытучылар мәктәбе» үткәрелә. Бу хакта «Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге җитәкчесе, «Остаз» һәм «Сәләт җыены» проектлары җитәкчесе Диләрә Якубова тулырак сөйләде: «Сәләттәге уку-укыту программасы – ул дәресләр һәм остаханәләр генә түгел, ул, гомумән, Сәләт мохите. Ел саен уку-укыту программасы яңартыла - яңа темалар һәм белгечләр барлыкка килә. Моннан тыш, XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменалары кысаларында форумга килгән коллектив җитәкчеләре өчен «Остаз» проекты оештырылачак. Форум барышында балалар үзләренең интенсив программасында катнаша, ә аларның җитәкчеләре өчен махсус уку-укыту мәйданчыклары булдырылачак».

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов «Сәләт» берләшмәсенең «Алдынгылар хәрәкәте» белән үзара бәйләнеше турында сөйләде: «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучыларның күбесе «Сәләт» проектларында катнашу тәҗрибәсенә ия. Сәләт «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән актив хезмәттәшлек итә. Сәләт - ул җанлы мохит, күренеш, ул оешма да, хәрәкәт тә, олы бер система, шуңа күрә аның еллык үзгәрешләре дә шактый, әмма төп үзгәреш - ул әйдаманнарда, катнашучыларда, яшьләрдә. Бу елның төп яңалыгы - шушы проектларда катнаша алучы сәләтле балалар, талантлы яшьләр санын арттыру өстендә эшләү».

«Балаларның ялын файдалы һәм күңелле итеп уздыру, аларның сәләтләрен бар яклап та үстерү өчен барлык мөмкинлекләр һәм шартлар тудырылган. Аланнарның көн тәртибе дә нәкъ шуңа нигезләнеп төзелә. «Сәләт» хәрәкәте сәләтле яшьләрнең күпкырлы шәхес буларак үсешенә, аларның психологик һәм социаль адаптациясенә, иҗади һәм интеллектуаль потенциалын ачарга ярдәм итә. Һәм болар барысы да үзенчәлекле татар телле мохиттә, милли уеннар, җырлар, биюләр, сөрәннәр аша балаларга татар телен өйрәнергә, рухи байлыгын арттырырга, яңа дуслар табарга ярдәм итә», - дип ассызыклады «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Аяз Ханафин.

14 июньнән 20 июньгә кадәр төбәкара чатырлы «Болгар –Туган тел» аланы узачак. Алан эшчәнлеге «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла. Проектның максаты – яшьләрнең игътибарын татар телен өйрәнүгә җәлеп итү. Әлеге максатка ирешү өчен яңа мәгълүмати һәм методик эшләнмәләр кулланыла, татар мәдәнияте традицияләре үзләштерелә, актив позицияле сәләтле шәхес тәрбияләүдә инновацияле алымнар кулланыла.

XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы 24 июньнән башлап 10 августка кадәр Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә уздырылачак. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы яшьләр проекты Татарстан Республикасы районнарыннан 14 000 сәләтле баланы, остазларны, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән ватандашларны берләштерәчәк.

Форум кысаларында төрле юнәлешләр һәм профильләр буенча алты смена үтәчәк. Белем бирү, мәдәни һәм спорт программалары уздырылуы планлаштырыла. Татарстанның һәм Россиянең алдынгы белгечләре, музыкантлары, артистлары үз тәҗрибәләрен форум катнашучыларына җиткерәчәк.

Барлыгы 6 смена планлаштырыла:

ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла / Junior skills) 24 - 28 июнь

ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Творчество / Arts) 2 июль - 6 июль

СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ (Selet)  9 - 13 июль

МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Информационные технологии / Information Technologies) 16 июль – 22 июль

МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ (Media) 25 июль - 31 июль

АЛДЫНГЫЛАР БИЛӘР ФОРУМ (Первые / Forward) 4 - 10 август.

Катнашучыларны Татарстанның һәм Рәсәйнең әйдәп баручы белгечләре белән остаханәләр көтә.Форумны йомгаклаучы АЛДЫНГЫЛАР БИЛӘР ФОРУМ (Первые / Forward) cменасы Россиянең «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән берлектә оештырылачак.