Яңалыклар
Лилия Сираҗетдинова:“һәртөрле белем дә үзлектән өйрәнүдән башлана”
“Сәләт-Лекторий”– белем алуга омтылган, үзенә ни кирәкне әйбәт белгән яшьләр өчен менә дигән проект. Аның кухнясын тагын да яхшырак өйрәнү өчен, без әлеге проектның координаторы Лилия Сираҗетдиновага мөрәҗәгать иттек.
Владимир Леонов “Сәләт” йортында булды
2014 елның 1 октябрендә “Сәләт” йортына (Островский ур., 23) Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов эш визиты белән килде. “Сәләт”кә нигез салучы Җәүдәт Сөләйманов һәм “Сәләт” Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов министр өчен экскурсия үткәрделәр һәм “Сәләт” дөньясы белән таныштырдылар.
“Фәнсар” Академиясе укучылар көтә!
22-29 сентябрьдә электрон тест форматында сайлап алу туры уздырылачак. Аның нәтиҗәләре буенча 200 бала “Фәнсар” Академиясенә кабул ителәчәк.