«Алмаз» бизнес-мәктәбе яшь эшмәкәрләр җыя! кире кайтырга

Бизнес-школа «Алмаз» набирает юных бизнесменов!
Иң актив катнашучы «Алмаз» аланына бушлай юллама отачак! 

Киләчәктә чын эшмәкәр булырга телисеңме? Алайса сиңа, һичшиксез, «Алмаз» бизнес-мәктәбен узарга кирәк! 

Проектның уку-укыту программасы кысаларында бизнесның төрле өлкәләрендә 15 елдан артык тәҗрибәсе булган эшмәкәрләр үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак һәм үзләренең беренче бизнесларын ачарга ярдәм итәчәк. Бизнес-мәктәптә катнашучылар төрле заманча һөнәрләрнең аерылгысыз өлеше булган эшкуарлык күнекмәләренә өйрәнәчәк. 

«Алмаз» бизнес-мәктәбенең төп максаты - балаларда эшмәкәрлек һәм идарә итү күнекмәләрен үстерү. Иң тәҗрибәле эшмәкәрләрдән алынган белемнәр ярдәмендә алар шәхеснең нәтиҗәлелеген күтәрә һәм алган күнекмәләрен тормышның төрле өлкәләрендә куллана алачак.

Бизнес-мәктәп программасы кысаларында катнашучыларны түбәндәге темалар буенча тренинглар көтә:
  • Бизнес-модель структурасы;
  • Миссия, максат, стратегия, оештыру структурасы;
  • Бизнес-нәтиҗәлелек. Лидер күнекмәләрен формалаштыру;
  • Шәхси нәтиҗәлелек;
  • Үз-үзеңне бәяләү һәм үз-үзеңә ышаныч эшкуар нәтиҗәләренә ничек йогынты ясый;
  • Команда белән идарә итү;
  • Бизнес-планлаштыру: минем продукт кемгә һәм нигә кирәк;
  • Продуктка ихтыяҗ;
  • Тиз чишелешләр өчен вакыт. Идеянең яшәү сәләте турындагы гипотезаны ничек тикшерергә һәм моның өчен минималь нәрсә эшләргә кирәк;
  • таныту, маркетинг. Уникаль сәүдә тәкъдиме һәм брендинг формалаштыру;
  • Сату. Сату үзенчәлекләре. Сату каналлары;
  • Финанслар белән идарә итү;
  • Продуктны эшләтеп җибәргәндә финанс моделе. Табыш, чыгым, маржинальлек, икътисад;
  • Хисап, идарә һәм салым исәбен алып бару нигезләре. Милек һәм бизнесны теркәү рәвешләре.

Дәресләр 17 февральдән башлана,алар һәр атна сишәмбе һәм җомга көннәрендә 18:00 дән 19:45 кә кадәр Сәләт йортында (Островский ур., 23 йорт) узачак.

Иң актив катнашучы «Алмаз» җәйге профильле Сәләт аланына бушлай бара алачак!
 
Тизрәк гариза тутыр һәм үз бизнесыңны тормышка ашыр.
 
«Алмаз» бизнес-мәктәбе программасы турында тулырак мәгълүмат презентациядә тәкъдим ителде.

Сораулар буенча проект җитәкчесе Хәбил Сәхәбиевка 89874051894 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.