Фәннең киләчәге – тарих белән кызыксынучы яшьләр кулында! кире кайтырга

Будущее науки в руках молодежи, интересующейся историей!

1 - 3 декабрь көннәрендә «Фәнсар» үзәгендә VIII «Әнвәр Хәйри укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды. Биредә катнашучылар үз фәнни эшләрен мәртәбәле жюри әгъзаларына тәкъдим итте, казыйлар исә, җиңүгә лаеклы иң яхшы эшләрне билгеләде.

 

Тарихын белгән халыкның киләчәге бар. Чыннан да тарих белән кызыксынучы, фәнни эшләр язучы яшьләр булганда, халкыбызның киләчәге ышанычлы кулларда. «Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясе катнашучылары нәкъ шундый. Биләр каласы тарихын фәнни өйрәнүгә һәм Биләрне дөньяга танытуга зур өлеш кертүче, татар дөньясы тарихында җуелмас эз калдыручы галим, сәлкешләрнең Дусты һәм Остазы Әнвәр Хәйри исемен мәңгеләштерү максанда «Сәләт» Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый фонды, «Сәләт» яшьләр үзәге ярдәме белән, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, КФУ халыкара мөнәсәбәтләр институты, Алексеевск муниципаль районы администрациясе катнашында быел әлеге конференция сигезенче тапкыр оештырыла.

 

Республикабызның төрле районнарыннан килгән укучылар һәм студентлар конференциядә фәнни эшләрен тәкъдим итеп кенә калмады кызыклы уку-укыту программасында, кичке чараларда да катнашты. Яшьләр төрек теленең үзенчәлекләре, КФУдагы тюркология юнәлеше белән танышса, аларның фәнни җитәкчеләре мәктәп укучылары өчен фәнни проектлар әзерләүдә методик тәэмин итү буенча остаханәдә катнашты.

 

Быел конференциягә гариза җибәргән 100дән артык катнашучының 60сы икенче этапка узды, 21е җиңүгә лаеклы дип табылды. «Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләрен ихластан котлыйбыз, барлык катнашучыларга фәнни эшчәнлекләрендә зурдан-зур уңышлар телибез!