Х «Сәмрух» ел премиясенең сайлап алу этапларына старт бирелде! ← кире кайтырга
«Ел әйдаманы» «Әйдаманнар ярышында», «Ел клубы» төбәк «Сәләт» клублары өчен гамәли уку-укыту семинарында билгеләнсә, «Ел сәлкеше», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел методисты», «Ел директоры», «Ел кулдашлары», «Ел аланы» номинацияләренең сайлап алу этаплары Сәләт йортында уза. Мәртәбәле жюри әгъзалары финалистларның чыгышларын бәяли һәм җиңүчеләрне билгели.
Сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерү өлкәсендә республикакүләм «Сәмрух» ел премиясенең өченче этабында экспертлар советы катнашучылар белән әңгәмә уздыра һәм бәя бирә, аның төп максаты – кадидатларның эшчәнлеге турында тулырак мәгьлүмат алу. Катнашучының чыгышы нәтиҗәләре буенча экспертлар составы баллар куя. Алар беренче этап баллары белән кушыла. Биремнәрнең формасын һәм эчтәлеген экспертлар билгели. Экспертлар, нәтиҗә ясаганда, катнашучыларның читтән торып сайлап алу этабында туплаган балларын да исәпкә алырга хокуклы.
Катнашучыларны сайлап алу этабы 2024 елның 5 декабреннән 2025 елның 16 гыйнварына кадәр бара. Иң беренче булып сәлкешләр үзара көч сынашты. Киләсе сайлап алу этабы «Ел өлкән әйдаманы» номинациясе буенча узачак. Яраткан өлкән әйдәманнарыгыз, методистларыгыз, директорларыгыз, әйдаманнарыгыз һәм аланыгыз өчен җан атарга 10, 12, 17 декабрь һәм 14, 16 гыйнвар көннәрендә 18:00 сәгатьтә Сәләт йортына рәхим итегез!
Жюри әгъзалары «Ел сәлкеше» финалистларының чыгышларын карап, җиңүчене билгеләде. Алда тагын биш номинация буенча ярышлар узачак. Аларның нәтиҗәләре буенча Сәмрух кошына лаеклы яшьләр ачыкланачак. Җиңүчеләрнең исемнәрен исә, 2025 елның февраль аенда, премияне тапшыру тантанасында беләчәкбез.
Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!