2 еллык эшкә нәтиҗә! Сәләт Клубына багышлау тантанасында эшчәнлеккә бәя бирелде кире кайтырга

Десятки проектов и тысячи участников: подведены итоги двухлетней работы Клуба Сәләт!

2 еллык эшкә нәтиҗә! 2019-2021 елда гамәлгә ашырылган идеяләр, ирешкән уңышлар һәм киләчәккә планнар турында Сәләт Клубына багышлау тантанасында сөйләштеләр.

«Дәрт», «Дәрман», «Медиа» һәм «Сәләт» оешмасының төбәк клубларының дистәләгән проектлары! Сәләт Клубының XII президенты Тимерхан Шәйхетдинов үзе җитәкләгән чорда башкарылган эшләр һәм аларның нәтиҗәләре белән бүлеште.

Шулай ук чарада берләшмәнең үсешенә өлеш кертүче активистлар Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты һәм Мәгариф идарәсенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Тантанада Сәләт Клубларының алдагы еллардагы президентлары катнашты, видеоэлемтә аша Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир дә кушылды.