Медиада карьера төзү өчен кызыксынучанлыкны һәм аралашучанлыкны үстерергә кирәк кире кайтырга

Для того, чтобы построить карьеру в медиа, нужно развивать любознательность и коммуникабельность

«Сәләт» форумында белгечләр балалар белән медиа индустриядә эшләү тәҗрибәләре белән уртаклашалар

Бу көннәрдә Биләрдә «Сәләт» форумының дүртенче сменасы - Медиа Биләр Форум (Медиа/Media) уза, ул актуаль медиаресурслар белән эшләүгә багышлана.

Быелгы уку-укыту программасы Россиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы белгечләреннән төрле юнәлешләр буенча дәресләр сериясе белән тәкъдим ителә. Алдагы материалда без иҗади лабораторияләр форматы турында сөйләдек, бу юлы остаханәләрдә җентекләбрәк тукталачакбыз.

Ничек киләчәк һөнәрен сайларга һәм моның өчен нинди күнекмәләр кирәк булачагы турында без «Болгар радиосы» алып баручысы Лиана Мәрданова, медиакоуч Ольга Гиверская һәм кинорежиссер-продюсер Илья Чистов белән аралаштык.

Лиана Мәрданова:

«Мин Сәләткә 2012 елда сменада катнашучы буларак килдем. Хәзер монда үсеп килүче буын белән тәҗрибә уртаклашу өчен спикер булып кайтуыма бик шатмын. Форум бу вакыт эчендә бик нык үзгәрде — шартлар яхшырды, ә балалар тагын да кызыксынучанракка әверелде.

Мин ораторлык сәнгате, журналистика һәм контент булдыру буенча остаханәләр үткәрәм: балаларга үзләрен халык алдында дөрес тотарга, социаль челтәрләр өчен постлар ясарга, күп санлы караулар җыярга һәм массакүләм мәгълүмат чараларында заманча юнәлешләр турында сөйләргә өйрәтәм.

Мәсәлән, дәресләрнең бер өлеше журналистика форматларын өйрәнүгә багышланган. Без балалар белән кайсы жанрларның яхшы кабул ителүен, ә кайсыларының юк икәнлеген карадык. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: кешеләр аналитикага караганда яңалыклар форматы белән күбрәк кызыксына.

Балалардан бик җылы кайтаваз килә, кайберләре хәтта дәрескә берничә тапкыр да килде. Минемчә, балаларның шәп идеяләре барлыкка килде. Кем белә, бәлки киләсе елда аларның берәрсе журналист, радио алып баручысы яки популяр блогер булыр.

Үз тормышларын медиа юнәлешләре белән бәйләргә теләүчеләргә мин, беренче чиратта, аралашу күнекмәләрен камилләштерергә киңәш итәргә телим. Шулай ук вакыйгалар үзәгендә булу мөһим — сез мәдәнияттәге, икътисадтагы, сәясәттәге яңалыклардан хәбәрдар булырга тиеш.

Кызыксынучан булыгыз — губка кебек барлык мәгълүматны сеңдерегез. Һөнәреңә әзер булу өчен моны балачактан ук өйрәнү яхшырак».

Ольга Гиверская:

«Мин форумда беренче тапкыр, әмма балалар белән заманча медиа өлкәсендәге тәҗрибәм һәм белемнәрем белән уртаклашырга, шулай ук файдалы лайфхаклар белән бүлешергә бик теләп килдем.

Остаханәдә без заманча медиа һәм массакүләм мәгълүмат чараларын, журналистика жанрларын һәм киләчәктә эшкә урнашу өчен портфолио булдыру өчен нишләргә кирәклеген өйрәнәбез.

Биредә балалар бик кызыксынучан һәм барлык интерактивларда рәхәтләнеп катнашалар, сүз социаль челтәрләр турында барса бигрәк тә. Мин катнашучыларга сыйфатлы контент булдыру һәм аны ничек кулланырга кирәклеге турында сөйләдем.

Бүгенге көндә медиада төрле өлкәләрдә белемнәре булган, киңкырлы белгечләр кирәк. Кыска вакыт эчендә күп санлы мәсьәләләрне хәл итә белүче, креатив, киң фикер йөртүче кешеләр кирәк. Сәлкешләргә контент уйлап табарга, текстлар язарга, фотога һәм видеога төшерергә, маркетинг үзенчәлекләрен өйрәнергә киңәш итәм.

Балаларга актив булырга, инициатива күрсәтергә һәм укытучылар биргән барлык белемнәрне үзләштерергә телим.

Илья Чистов:

«Мин Сәләттә беренче тапкыр, әмма ышанып әйтә алам, мондагы балалар, берләшмә һәм мохит зур маклауларга лаек. Мин балаларны кино индустриясе белән таныштырдым: нәрсә ул кино, ничек бу юнәлештә үсеш алырга һәм кинематографик контентны белем бирү максатларында кулланырга мөмкин.

Остаханә кино ярдәмендә креатив индустрияне үстерүгә багышланган. Без кинематографның бер зур проект булдыру өчен ничек төрле эшчәнлек өлкәләрен (музыка, кино, фотография, монтаж, сценарий эше һ.б.) берләштерүе турында сөйләштек.

Практик эш сыйфатында тәүге кыска метрга идея уйлап чыгарсыннар өчен без кызыксынулары буенча зур булмаган төркем җыйдык. Арада төрле иҗади юнәлешләрдә шөгыльләнүче балалар булганлыктан, алар рольләрне бик җиңел бүлештеләр һәм киләсе көнгә идеяләр әзерләделәр, ә хәзер тулы сценарий язалар.

Шулай ук без балалар белән төбәкләр һәм муниципаль учреждениеләр өчен кызыклы контент булдырырга өйрәндек: проектларны сайлап алу ничек башкарыла һәм милли юнәлешләр өчен нинди темалар яхшырак туры килә.

Медиада карьера төзү өчен балаларга кызыксынучанлыклырын һәм аралашучанлыкларын үстерергә киңәш итәм. Бу иң мөһим күнекмәләр, калганнарны интернетта табарга була».