Сәләт Йорты кунаклар кабул итә. Чираттагы Ачык ишекләр көне ниләр белән истә калды кире кайтырга

Дом Сәләт принимает гостей. Чем запомнился очередной День открытых дверей

24 сентябрь иң актив укучылар, студентлар Сәләт Йортында җыелды. Биредә көзнең беренче аенда узучы традицион чара - ачык ишекләр көне булып узды.

Ачык ишекләр көне Сәләттә ел саен үткәрелә. Ул яшьләргә Сәләт берләшмәсенең эшчәнлеге, ел дәвамында гамәлгә ашырылучы проектлары белән танышырга, Сәләт хәрәкәтенә кушылырга мөмкинлек бирә. Әлеге чара кысаларында Сәләттә ел дәвамында эшләп килүче проектларга старт бирелде, Сәләт кубының 2022/23 уку елына нәтиҗәләр ясалды.

Сәләт Йорты кунаклары Сәләт активы мәктәбе, «Мирах» интеллектуаль клубы, «Атлант» өстәл уеннары клубы, Әйдаманнар ярышы, Әйдманнар мәктәбе, кышкы «Сәләт — Галәм» аланы, кышкы «Сәләт — Рухият» аланы, кышкы «Сәләт — Тел» аланы, «БикаФест» фестивале, «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсы, «Яшь йөркәләр» театр лабораториясе, «Геннадий Айги и Кави Латыйп варислары» әдәби конкурсы, «Sanak lab» уку-укыту лабораториясе, «Сәләт — Олимп», «Фәнсар» мәктәбе проеклары белән якыннанрак таныша алды.

Ачык ишекләр көненең форматы елдан-ел яңара. Быел катнашучылар өчен юнәлешләре проекларныкы белән тәңгәл килгән остаханәләр, төрле активлыклар оештырылды, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Төрле мәктәпләрдән, көллиятләрдән, югары уку йортларыннан килгән 100дән артык катанашучы һәм аларның әти-әниләре чарада бик теләп катнашты.

Чара мәртәбәле кунакларның сәламләү сүзләреннән башланып китте. Ачык ишекләр көне уңаеннан Сәләт Йортына «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең радио һәм телевидение белән эшләү департаменты җитәкчесе, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов, танылган алып баручы, шоумен Булат Бәйрәмов һәм блогер Алинә Гималтдинова килде. Алар балаларның әти-әниләре белән әңгәмә корды, сәлкеш әтисе һәм әнисе булуның үзенчәлекләре хакында сөйләде.

Чарада шулай ук Сәләт клубларының 2022/23 уку елындагы эшчәнлегенә нәтиҗә дә ясалды. Сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр белән эшләүгә, Сәләт клубы эшчәнлегенә зур өлеш керткән активистлар, проектлар җитәкчеләре рәхмәт хатлары һәм яшел җирлектә сурәтләнгән сигез таҗлы йолдыз – Сәләт билгесе белән бүләкләнде.

Ачык ишекләр көне - Сәләт проктларында катнашырга теләкләре булган яшьләр өчен менә дигән мөмкинлек. Биредә һәркем проектлар белән якыннан танышып, шундук күңеленә хуш килгәненә языла алды.