2022 елгы «Әйдаманнар ярышы» финалистлары! кире кайтырга

Финалисты «Әйдаманнар ярышы» 2022 года!

Ул һәр әйдаманның тормыш юлында мөһим урын алып тора. Бирегә шәхес буларак үсәргә, чыныгырга, кабатланмас тәҗрибә тупларга, үз-үзен сынап карарга, иң шәп әйдаман булуын күрсәтергә дигән ният белән килгән абый-апалар үз максатларына, һичшиксез, ирешә. Ярыш әйдаманнарны сынап кына калмый, ул аларны ныгыта.


Дистәләгән сынауны узып, бирешмәгән, һәрвакыт Сәмрух кошы артыннан биеклеккә омтылган «Әйдаманнар ярышы» финалистларын тәкъдим итәбез:


Беренче лига:

Галимов Рифкать Шәүкәт улы

Гарифянова Миляуша Рамилевна

Шакирова Эльвина Гөлүс кызы

Ахунов Булат Линар улы

Галиева Камилә Малик кызы


Премьер-лига:

Зәйнуллина Ләйсән Азат кызы

Валиева Алсу Миннегаян кызы

Зиннатуллин Әлфир Марат улы

Галиуллин Илназ Марат улы

Кашапова Илүзә Ленар кызы


Финалга чыгу – үзе бер җиңү, әмма төп ярыш сезне әле алда көтә. Уңышлар сезгә, әйдаманнар!