Биләрдә «Сәләт» форумының дүртенче сменасы башланды кире кайтырга

Форум «Cәләт» пересек экватор

14 июльдә Алексеевск районындагы Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасы – Медиа Биләр Форум башланып китте.

Ачылу тантанасында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры, штаб җитәкчесе Айгөл Габдрахманова сәлкешләрне, әйдаман һәм оештыру комитеты вәкилләрен сәламләде. Дүртенче форумның Сәләт берләшмәсе өчен әһәмиятен билгеләп үтте:

«Без «Сәләт» Форумы экваторын уздык, дүртенче сменабызны башлыйбыз! Быел барыбыз өчен дә мөһим вакыйга: Биләргә кайта башлавыбызга 25 ел! Һәм тарих кабат яңара. Бу сменада «Сәләт җыены» узачак. Оештыру комитеты ел дәвамында әзерләгән программа балаларга ошар дип уйлыйбыз!»

Медиа Биләр Форум – социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль инструментларга багышланган смена. Ул 6 юнәлешне колачлый: фото һәм видеопродакшн, социаль челтәрләрне алып бару, телевизион журналистика, блогинг һәм подкастлар.

Медиа Биләр Форумда меңнән артык бала катнаша. Татарстанның барлык районнарыннан гына түгел, Саратов, Самара, Свердлау өлкәсе, Оренбург, Киров, Башкортстан, Ульяннан да килүчеләр бар. Алар – төбәк Сәләт клублары лидерлары, Татарстан Республикасының мәктәп яки район активистлары, башка төбәкләрдә үткән фән олимпиадалары һәм конференцияләрнең призлы урын ияләре. Форумда катнашучылар арасында Сәләт оешмасының «Сәләт – Санак» профильле сменасына сайлап алу этабын узган укучылар да бар.

Смена дәвамында аларны алдынгы экспертлар белән очрашулар, мастер-класслар, дискуссия мәйданчыклары, практик һәм иҗади биремнәр көтә.

Шулай ук форум территориясендә түбәндәге фестиваль мәйданчыклары эшләячәк:

– «Дәртле Сәләт» остаханәсе, бию, тик-токлар төшерү;

–«Сәләт җырлый» остаханәсе, катнашучылар белән татар җыр композицияләренә музыкаль джем;

– Тотрыклы үсеш максатлары буенча стратегик уен;

– «Татарча бот» уку-укыту сессиясе, татар сөйләмен аңлаучы ясалма интеллект моделен өйрәнү һәм мәгълүмати база булдыру;

– «Иҗат» музыкаль лабораториясе, балалар һәм остазлар катнашында узучы «Сәләт» җырларына багышланган иҗади сессия;

– «Һөнәрләр» уку-укыту лабораториясе, «Вертикаль шәһәр» мастер-классы, форумда катнашучылар заманча шәһәр төзелеше концепцияләре белән танышачак һәм үзләре киләчәк шәһәренең пространство моделе авторлары булып караячак

– «Мантыйк» уку-укыту лабораториясе, «Сәләт» берләшмәсе остазы, Әлмәт дәүләт нефть институтының физика кафедрасы доценты Р.Кәбиров катнашында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены буенча ачык тренировка;
– «Медиа» иҗади лабораториясе, «Асылташ» мәктәбенең 1 һәм 2 «Ә» сыйныфы укучылары катнашуында махсус репортаж төшерү;
– «КэшФлоу – Денежный поток» уены буенча мастер-класс. Финанс грамоталылыгына һәм иминлегенә ирешүгә өйрәтә торган дөньякүләм танылган уен;

– «Хәрәкәттә - бәрәкәт» спорт сессиясе, снук-болл, футбол дартсы, дженга, боччо, өстәл теннисы уеннары буенча спорт джем-сессияләре;
– «Биләр» форсайт-сессиясе, форум җирлеген программалаштыру буенча уку-укыту сессиясе.  

Сменага спикер буларак чакырылган кунаклар арасында тарих фәннәре кандидаты, Казан Федераль университеты доценты, Истанбул университеты мөгаллиме Илсур Нәфыйков, режиссер Илшат Рәхимбай, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, ГТРК «Татарстан» алып баручысы Айзилә Батырханова, Фейсбук, Инстаграм, ТикТок таргетологы Рәсүл Вәлиев, «Тәртип» радиосының PR бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон, шагыйрә, «Китап ФМ» радиосының тапшырулар редакторы Гөлинә Шәйхи, «җирле туризм» юнәлеше блогеры, РФ Мәдәният министрлыгы оештырган «Культура слова» конкурсы җиңүчесе Русина Семененко, SMM белгече, фрилансер Ләйлә Лерон-Бахмутова, «Шаян ТВ» редакциясе вәкилләре һ.б. бар.