Яңалыклар

Татарстанда беренче тапкыр “Агыйдел” интеллектуаль иҗади төбәкара яшьләр форумы үтә

Татарстанда беренче тапкыр “Агыйдел” интеллектуаль иҗади төбәкара яшьләр форумы үтә

<p style="text-align: justify;"> 2014 елның 1 - 9 нчы август көннәрендә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында беренче тапкыр “Агыйдел” интеллектуаль иҗади төбәкара яшьләр форумы узачак. Иҗади һәм уку-укыту сменасында Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең биш регионыннан 100 сәләтле укучы катнашыр дип көтелә. Форумның программасы катнашучыларны шәхес буларак тәрбияләү һәм мәктәптән тыш уку-укыту процессын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Форум Агыйдел елгасы буенда палаткалы шәһәрчек форматында үтәчәк. </p>

31.07.2014
тулысынча укырга