«Тулпар»га гариза биреп өлгер! кире кайтырга

Успей подать заявку на «Тулпар»!

Исегезгә төшерәбез: «Тулпар» конкурсында катнашырга язылу өчен нибары 2 көн калды! 25-нче апрель – заявкалар кабул итүнең соңгы көне!

«Тулпар» конкурсы – якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче ватандашларга Сәләтнең 2018-нче елгы җәйге сменаларында катнашу өчен грант алу мөмкинлеге.

«Тулпар»ның катнашучылары – бәйге барган вакытта якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче ватандашлар, 12-18 яшьлек балалар һәм яшьләр. Беренче этап – «Читтән торып. Сайлап алу этабы»: конкурста катнашу өчен гаризалар безнең сайтта кабул ителә (сылтама) һәм видео төшерү дә таләп ителә (ул 2 минуттан да артык булмаска тиеш). Әлеге видеоязманы seletvatandashlar@gmail.com электрон почтасына юлларга кирәк.

Конкурс җиңүчеләренә яшәү урыныннан Казанга кадәр трансфер, яшәү, шәһәр буенча экскурсияләр, түбәндәге Сәләтнең җәйге профиль сменаларында ял итү өчен грант тәкъдим ителә:

 

- «Сәләт-Осталар бистәсе» (11-24 июнь);

- «Сәләт-Раушан» (26 июнь-13 июль);

- «Сәләт-Рухият» (24 июнь-9 июль);

- «Сәләт-Яр Чаллы (24 июнь-9 июль);

- «Сәләт-Биләр каласы» (27 июнь-10 июль);

- «Сәләт-Санак» (13 июль-26 июль);

- «Сәләт-Акбүре» (29 июль-11 август).