Иҗат Биләр Форум сине көтә! кире кайтырга

Иҗат Биләр Форум ждет тебя!

1 - 7 июль көннәрендә Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә узачак XIII Халыкара яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы - Иҗат Биләр Форумга гаризалар кампаниясенә старт бирелде!

2018 елдан башлап, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы сменаның программасы үз эченә заманча белем бирү форматларын, мәдәни чараларны һәм ТР һәм РФ экспертлары белән тематик лабораторияләрне ала.

Иң иҗади смена 3 юнəлеш: бию, музыка, театр буенча үткəрелə. Иҗат Биләр Форумда башкаручылар да, коллективлар да катнаша ала. Катнашучыларның яше: 14 тəн 22 яшькə кадəр.

Форумга бару өчен үтәргә кирәкле гамәлләр:

1. Әлеге сылтамалар аша кереп, билгелəнгəн үрнəктəге гаризаны тутырырга кирәк. Төгәл җавап бирүегезне сорыйбыз, катнашучылар шушы мәгълүматка нигезләнеп сайланып алыначак.

2. Иҗади номерны (һәр юнәлеш өчен дә) видеога төшерергә һәм аны YouTube, Google Диск яисə башка интернет ресурсында урнаштырырга кирәк. Сылтамасын гаризада күрсәтергә кирәк.

3. Форумның төп этабында (1 - 7 июль) рəсми чакыру алган башкаручылар һəм коллективлар катнаша алачак.

Форумның икенче сменасында традицион рәвештә катнашучыларының җитәкчеләре өчен махсус «Остаз» проекты үткәреләчәк. Программаның максаты - вокаль, бию, театр коллективларының һәм башкаручыларның җитәкчеләре өчен аларның профессиональ һәм шәхси компетенцияләрен үстерүгә һәм үзара тәҗрибә алмашуларына юнәлдерелгән уку-укыту мәйданчыгы булдыру.

Иҗат Биләр Форумның тәртибе һәм шартлары турында тулырак нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Форум 3 этапта үткәрелә:

1 этап – «Катнашучылардан гаризалар кабул итү»: 15 нче апрельдəн 2 нче июньгә кадəр.

2 этап – «Читтəн торып сайлап алу этабы»: 7 нче июньнән 9 нчы июньгә кадəр. Экспертлар комиссиясе катнашучыларны форумга тапшырылган гариза, анда күрсәтелгән казанышлар həм видеоязмалар нигезендə сайлап ала.

3 этап – «Төп этап. Форумда катнашу»: 1 нче июльдəн 7 нче июльгə кадəр. Тренинглар, иҗади очрашулар, түгəрəк өстəллəр, белем бирү остаханәләре, иҗади лабораториялəрдә катнашуны үз эченә ала.

Форумда катнашу бушлай.