Тарих, һөнәрләр ярминкәсе һәм Сабантуй: Биектау районында «Иске Казан» җыены булып узды кире кайтырга

История, ярмарка ремесел, Сабантуй: в Высокогорском районе прошел фестиваль «Иске Казан»

«Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгы» территориясендә «Иске Казан» республика фестивале булып узды.

«Иске Казан» җыены - 2009 елдан башлап уздырылучы, гореф-гадәтләрне саклауга һәм туган як тарихын өйрәнүгә, яшь буынның татар халкының туган теленә һәм мәдәниятенә игътибарын күтәрүгә, балалар һәм яшьләрне туган як табигатенә, тарихка һәм мәдәнияткә, дуслыкка, мәдәниятара һәм этникара аралашуга һәм үзара аңлашуга карата хөрмәт һәм мәхәббәт рухында тәрбияләүгә юнәлтелгән проект.

Чараның ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар чыгыш ясады. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина: «Сәләт балаларда татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияли, халкыбызның тарихын өйрәтә. Сәләттәге яшьләрне якты киләчәк көтә», — дип ассызыклады ул.

ТР Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов җыен катнашучыларын киләчәгебезне булдыручылар, тарихыбызны барлаучылар дип атады һәм аларга «Иске Казан»ның тарихын өйрәнергә, биредәге һәр минутларын максималь рәвештә файдалы үткәрергә киңәш итте.

Шулай ук «Иске Казан» җыенының ачылу тантанасында катнашучыларны ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Рәссәй балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов сәламләде. «Яңа буын яшьләренә татар халкының тарихын өйрәтү өчен Сәләт 22 ел дәвамында «Иске Казан» җыенын үткәрә. Бу милләтебез язмышында бик зур роль уйный. Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк!», — дип белдерде ул.

Быел фестиваль бер көнлек җыен форматында узды һәм «Сәләт — Шәхес», «Сәләт — Акбүре», «Сәләт — Кама» һәм «Сәләт — Гайрәт» аланнарында ял итүче 225 сәләтле баланы, танылган тарихчыларны, галимнәрне, шулай ук мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен берләштерде.

Фестиваль кысаларында үз эченә «Һөнәрләр ярминкәсе», «Сабантуй» бәйрәме, исемләнгән традицион концертны алган уку-укыту һәм мәдәни-күңел ачу программасы гамәлгә ашырылды. Көн дәвамында катнашучылар танылган тарихчылар, галимнәр белән очрашты, шулай ук төрле кызыклы остаханәләрдә булды: рәсем сәнгатенә, чүлмәкчелек осталыгына, күн, агач һәм төрле тукымалар белән эшләү серләренә төшенде, милли бизәкләр, «Сабантуй» тарихы белән танышты, төрле уеннарда көчләрен сынап карады.

«Иске Казан» җыены «Сәләт» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды, «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә оештырылды.