Әдип Әлмир кубогына VIII шахмат турниры нәтиҗәләре кире кайтырга

Итоги VIII шахматного турнира на Кубок Адипа Альмира
Аклы-каралы мәйданда кызу ярыш!

22 мартта Сәләт Йортында Әдип Әлмир кубогына VIII шахмат турнирының йомгаклау уены узды. Онлайн этапка 200 гариза кабул ителде, Сәләт Йортында узган уенда Казаннан һәм Татарстанның күп кенә районнарыннан килгән 48 бала катнашты. Турнирга асылташларыбыз да кушылды!

Җиңүчеләр белән таныш булыйк!
Разряды булган уенчылар арасында:
1 урын — Хуҗина Зөләйха 
2 урын — Рәхмәтуллин Сәлим
3 урын — Әхмәтҗанов Муса

Һәвәскәр уенчылар арасында:
1 урын — Алиуллов Тимерлан
2 урын — Нәбиев Рүзәл
3 урын — Исмәгыйлев Азат

«Асылташ» мәктәбе укучылары арасында:
1 урын — Богалий Айдар
2 урын — Якупова Алисә
3 урын — Вафин Нурихан

Катнашкан һәр уенчыга зур рәхмәт! Сез афәрин!