«Әйдаманнар мәктәбе» катнашучыларының исемнәре билгеле! кире кайтырга

Известны имена участников «Әйдаманнар мәктәбе»!
            Сәләт берләшмәсенең иң мөһим проектларының берсе булган «Әйдаманнар мәктәбе» үз өстенә җәйге профильле аланнарга әйдаманнар әзерләү өчен команда туплап, аларны ел дәвамында укытуны ала.

          «Әйдаманнар мәктәбе» бихисап яшьләрне берләштерде, үстерде, сәләтле балалар белән эшләргә өйрәтте. Беренче тапкыр 2002 нче елда тормышка ашырылган мәктәпне бүгенге көндә 2500дән артык студент тәмамлады.

           Быел әлеге сан тагын 160ка артачак. 30 гыйнвардан алып 3 февральгә кадәр «Йолдызлы» базасында узачак күчмә сессиядә булачак әйдаманнарыбызны Сәләт эшчәнлеге белән танышу, сәләтле балалар белән командада, эшләү үзенчәлекләрен өйрәнү, кызыклы дәресләр, остаханәләр, тренинглар һәм башка бик күп файдалы чаралар көтә.

          «Әйдаманнар мәктәбе» катнашучылары исемлеген тәкъдим итәбез.

          Әңгәмә этабын үтүчеләрне ихластан котлыйбыз һәм «Әйдаманнар мәктәбе»н дә уңышлы гына тәмамлауларын телибез!