Камера, мотор, киттек: Биләрдә «Сәләт» форумының медиа сменасы ачылды ← кире кайтырга
Биләрдә XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының иң озын һәм иң күп санлы катнашучылы сменаларының берсе - Медиа Биләр Форум старт алды, ул 2 августка кадәр дәвам итәчәк. 6 көн дәвамында Биләр җире интервьюлар, фото һәм видеога төшерүләр, подкастлар, трендлар һәм, әлбәттә, иҗат белән тулачак.
Сменаның ачылу тантанасын «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова башлап җибәрде. Ул форумнарны оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтләрен җиткереп, «Сәләт» командасы белән таныштырып, «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмирдән сәламнәрне җиткереп, сәлкешләргә һәм әйдаманнарга уңышлар теләде.
Бишенче сменада Самара, Ырымбур, Мәскәү өлкәләре, Чувашиядән, Санкт-Петербургтан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 823 бала катнаша. Катнашучылар арасында - фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк «Сәләт» клублары лидерлары һәм Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары.
Медиа Биләр Форум - социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль инструментларга багышланган смена. Иҗади лабораторияләр форматында узучы сменада катнашучылар медиа дөньясы белән танышып, алган белемнәрен һәм күнекмәләрен гамәлдә сынап карый ала. Эш 6 юнәлештә алып барыла: фото һәм видеопродакшн, социаль челтәрләрне алып бару, телевизион журналистика, блогинг һәм подкастлар.
Смена кысаларында Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләреннән остаханәләр һәм кызыклы лекцияләр уза. Медиа өлкәсендәге тәҗрибәләре белән: «Громкие рыбы» креатив агентлыгының нигез салучыларның берсе, режиссер Тимур Усаев, «MOBi digital» маркетинг агентлыгының җитәкчесе Азат Шәмсевәлиев, «Imagine group» агентлыгының креатив директоры Саша Корольков, «Казань интересная» блогы авторы, танылган блогер Русина Семененко, Roal filmmakers видеопродакшнының һәм Roal Filmmakers School видеомейкнинг мәктәбенең нигез салучысы Альберт Закиров, блогер, татарча хип-хоп һәм поп җырларның автор-башкаручысы Милүәшә Фатыйхова, Россия һәм республика күләмендә үткәрелә торган һәм халыкара чараларның алып баручысы, модераторы һәм сценарий авторы Сөләйман Сөләйманов, SMM, маркетинг өлкәсе белгече Алинә Гималтдинова, Татарстанның әйдәп баручы журнал һәм газеталарының баш мөхәррирләре һәм корреспондентлары Илназ Фазуллин, Динара Зиннәтова һәм башка бик күп белгечләр уртаклашачаклар.
Форумда катнашучыларның лекцияләр, тренинглар, махсус проектлар һәм остаханәләр тыңлау барышында спикерлар биргән биремнәрне үтәү, алган белемнәрне шунда ук гамәлдә куллану, үзләрен журналистлар һәм медиа өлкәсе кешеләре буларак сынау мөмкинлеге бар. Дәресләрдә креатив фикерләүгә, үзеңне күрсәтүгә, замананың актуаль һәм файдалы коралларын куллануга басым ясала.
Медиа Биләр Форумда Сәләтнең медиа һәм журналистика юнәлешендә белем бирүче җәйге профильле аланы «Сәләт — Галәм» дә катнаша. Бишенче смена кысаларында махсус «ГаләмФест» видеокичәсе үткәреләчәк. Биредә сәлкешләр, фильм төшереп, үзләрен чын төшерү командасы буларак сынап караячаклар.
Медиа форумның мохитен тояр өчен смена дәвамында «Җанлы Сәләт» (SeletLive) турыдан-туры эфирлар студиясе чыгарылышы булачак. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында 30 һәм 31 июльдә 19:00 сәгатьтә алып барылачак. Туры эфирлар, трансляцияләрнең кунаклары һәм яраткан алып баручылар һәркемне Биләргә алып кайтачак һәм Сәләт мохитенә чумарга ярдәм итәчәк.
Медиа Биләр Форум – ул чиксез мөмкинлекләр, уникаль остаханәләр, үз-үзеңне үстерү, җылы кичләр, балаларның көлүләре, тәҗрибә, белгечләр киңәшләре, яңа танышулар, дөньяга карашны киңәйтү, ә иң мөһиме - онытылмаслык хис-кичерешләр. Биләр җиреннән һәркем яңа ачышларга һәм яңа үрләргә омтылу хисе белән китәчәк.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.