«Мирах» клубы иң интеллектуаль Сәләт аланын ачыклады ← кире кайтырга
Интеллектуаль характердагы чаралар белән кызыксынучы яшьләрне берләштерү һәм үстерү максатында уздырылучы уен 15 декабрь көнне сәлкешләрне, әйдаманнарны һәм башҗитәкләрне бергә җыйды. Уенда илледән артык кеше катнашты. Максатына ирешү өчен проект мантыйкый фикерләү, төрле жанрдагы интеллектуаль уеннарга теоретик һәм практик яктан өйрәтү бурычын үти.
Осталыкларын арттыру белән беррәттән катнашучылар кызыклы сорауларга җаваплар эзләде, фикердәшләре белән аралашты һәм күңелле вакыт уздырды.
«Мирах» интеллектуаль лигасы «Что? Где? Когда?», «Своя игра», «Эрудит-квартет» һ.б. шундый интеллектуаль уеннар белән мавыгучы укучылар һәм студентларны берләштерә.
Бу уен исә «Сәләт» берләшмәсенә, аның проектларына, аланнарына, базаларына багышланды. «Аланнар ярышы» дип аталган уенда катнашучыларның бу тематикадагы барлык белемнәре дә тикшерелде. Командалар проектларның логотипларына һәм Сәләттә язылган җырларга кагылышлы сорауларга да дөрес җаваплар эзләде.
Һәр команда үз аланын тәкъдим итте. барлык командалар арасында иң тапкыры булып «Манзара» профильле Сәләт аланы табылды. Җиңүчеләргә кубок һәм партнерлардан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Якын арада «Мирах» интеллектуаль клубының төбәк «Сәләт» клублары өчен онлайн уены узачак. Барыгызны да интеллектуаль уенда катнашырга чакырып калабыз!