«Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсы тәмам! кире кайтырга

Конкурс «Сәләткә нур булган йолдызлар» завершен!
22 апрельдә Сәләт Йортында сәләтләрен күрсәтергә, осталыкларын арттырырга, фикердәшләре белән танышырга теләгән яшь иҗатчылар җыелды.

Конкурсның географиясе киң. Иҗат җимешләренең Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Алабуга, Чистай, Лениногорск, Әлмәт, Минзәлә, Татарстан районнары — Арча, Алексеевск, Балык бистәсе, Кайбыч, Сарман, Мөслим, Теләче, Биектау, Кукмара, Яшел Үзән, Әгерҗе, Саба, Балтач, Баулы, Мамадыш, Актаныш, Азнакай, Әтнә, Әлки, Чүпрәле, Нурлат, Чирмешән, Зәй һәм хәтта чит өлкәләрдән дә кабул ителүе — моңа ачык дәлил.

Җиңүчеләрне бүләкләү белән беррәттән, Сәләт Йортында катнашучылар өчен кызыклы остаханәләр дә оештырылды.

Зилә апа Сабитова журналистикадагы мөмкинлекләр хакында сөйләде, «Нәрсә турында язарга мөмкин»? дип аталган остаханәсендә Ләйлә апа Фаяз яшь иҗатчыларны илһам чыганаклары белән таныштырды, Фәнил абый Гыйләҗев образлы фикер йөртү серләренә төшендерде, ә Зөфәр Харисов сәхнә теле буенча остаханә үткәрде.

«Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсы күңелегездә бары тик яхшы хатирәләр генә калдырган дип ышанып калабыз! Һәр катнашучыга, жюри һәм спикерларыбызга, партнерларыбызга зур рәхмәт! 
Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз!