«Әнвәр Хәйри укулары» конференциясенә гаризалар кабул итә башлыйбыз! кире кайтырга

Начинаем прием заявок на участие в конференции «Чтения Анвара Хайри»
4-5 декабрь көннәрендә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узачак. Гаризалар кабул итү кампаниясен башлыйбыз! 

Конференциянең максаты: 
– Биләр каласы тарихын фәнни өйрәнүгә һәм Биләрне дөньяга танытуга зур өлеш кертүче, татар дөньясы тарихында җуелмас эз калдыручы галим, сәлкешләрнең Дусты һәм Остазы Әнвәр Хәйри исемен мәңгеләштерү;
- фәнни, иҗтимагый эшчәнлек алып барган галимнең фәнни-практик эшләренә карата укучыларда кызыксыну уяту;
- яшьләргә һәм мәктәп укучыларына  тарихи-археологик өлкәгә кагылышлы фәнни-практик эшләрендә ярдәм итү.  

Конференция программасы түбәндәге темаларны үз эченә ала: 
     
1. «Бөек Биләр каласы: тарих, бүген һәм киләчәк».
2. Бөек Биләр тирәсендәге авыллар тарихы (тарихи язмалар, истәлекләр, риваятьләр).
3. «Әнвәр Хәйри мирасы».     
4. «Мин яратам сине, туган җирем» (мисал өчен, мәктәбең тарихы, авылың тарихы, яшәгән урамың тарихы һ.б.ш.).  
5. «Гаиләм тарихы» (мисал өчен, минем шәҗәрәм, гаиләм белән бәйле булган истәлекләр).
6. Әнвәр Хайринең «Шәһре Бану – Шәрбән кыйссасы» исемле китабы нигезендә язылган докладлар.

Катнашучылар: Татарстан Республикасынннан, Рәсәй төбәкләреннән һәм чит илләрдән  7-11-нче сыйныф укучылары һәм югары уку йортлары һәм көллиятләрдән 1-2 курс студентлары. Фәнни эшләр бер кеше тарафыннан да, күмәк эш (3 кеше) буларак та тәкъдим ителергә мөмкин. Проект фәнни җитәкче белән эшләнергә тиеш. 

Конференциядә катнашу өчен 2021 нче елның 21 нче октябрь – 25 нче ноябрь арасында махсус төймәгә басып гариза калдырып,  fansar@selet.biz электрон адресына фәнни-тикшеренү эшенең тезисларын җибәрергә кирәк.

НИГЕЗЛӘМӘ