Фән, IT һәм роботлар: 2025 елның беренче «Сәләт» аланнары старт алды ← кире кайтырга
2 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә 2025 елда беренче «Санак» уку-укыту лабораториясенең кышкы сессиясе, ә 3 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр «Йолдызлы» Сәләтле балалар һәм яшьләр ял итү һәм уку үзәгендә кышкы «Раушан» профильле Сәләт аланы уза.
«Санак» уку-укыту лабораториясенең кышкы сессиясе сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр тарафыннан IT – дисциплиналарны өйрәнүгә багышлана һәм аларның интеллектуаль һәм иҗади потенциалын гамәлгә ашыру өчен мәйданчык булып тора. Бу көннәрдә төрле уен һәм мотивацияләүче дәресле остаханәләр уза, ә катнашучылар IT юнәлешенең төрле өлкәләренә чума һәм белемнәр туплый ала.
Катнашучылар өчен мавыктыргыч дәресләр әзерләнгән, алар арасында: Python телендә программалаштыру, С++ программалаштыру, 3D модельләштерү, робототехника, Tilda платформасында сайтлар булдыру, инглиз теле, математика ТДИ, битмейкинг һ.б. «Санак» уку-укыту лабораториясенең кышкы сессиясендә балалар роботларны куллану өлкәләрен һәм аларның төзелешен өйрәнә, программалаштыру өлкәсен сайлау турында лекцияләр тыңлый. Берничә дәрес эчендә катнашучылар хәзерге җәмгыятьтә сәнәгый робот-манипуляторларның ничек кулланылуын белә, шулай ук алар белән идарә итеп карый ала.
Биш көнлек уку-укыту программасы катнашучыларга IT дөньясына чумарга, шулай ук инглиз теле һәм математика буенча белемнәрен арттырырга мөмкинлек бирә.
Кышкы «Раушан» профильле Сәләт аланы, гадәттәгечә, фәнни-интеллектуаль юнәлеш белән мавыгучы талантлы балаларны җыйды, алар арасында фән олимпиадаларында һәм фәнни конференцияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар. Смена программасында математика, физика, химия, инглиз теле һәм җәмгыять белеме дәресләре зур урын алып тора. Катнашучылар төркемнәргә бүленде һәм төрле катлаулылыктагы материалларны өйрәнә башлады.
Тригонометрик, геометрик мәсьәләләрне чишү һәм алгебраик исәпләүләрне башкару, сөйләм теле күнекмәләрен яхшырту һәм сүз байлыгын баету, электродинамика, җылылык күренешләре, органик һәм неорганик химия нигезләре турында укучылар смена кысаларындагы дәресләр сериясендә беләләр. Моннан тыш, балалар энергетика өлкәсендә соңгы еллардагы тенденцияләрне өйрәнәләр һәм иң гади җил тегермәне булдыру принциплары белән танышалар һәм аны җыю буенча остаханәләрдә катнашалар.
Сменаларның остазлар составы яшь галимнәр, аспирантлар һәм магистрантлардан төзелде. Яшь галимнәр әлеге система кысаларында фәнни белемнәрен, традицияләрен һәм казанышларын тапшыру мөмкинлеге, ә урта мәктәп укучылары алдынгы эшләр һәм технологияләр белән танышу мөмкинлеге ала, бу исә фәнни тикшеренүләр үсешен һәм фәнни тирәлекне яңа кадрлар белән тулыландыруны тәэмин итә.
Сменаның һәр көне белем бирү һәм уен дәресләре, спорт ярышлары һәм мәдәни кичке чаралар белән үрелеп бара. Смена дәверендә укучылар спорт уеннары буенча традицион чемпионатларда катнаша ала. Мәдәни программа интеллектуаль турнирлар, интерактив шоу һәм иҗади концертлардан тора.