Алар сезнең белән бергә онытылмаслык җәй үткәрергә әзер! кире кайтырга

Они готовы провести вместе с вами незабываемое лето!
«Йолдызлы»да 26-30 гыйнвар көннәрендә «Әйдаманнар мәктәбе» проектының 2025 ел күчмә сессиясе узды.

26 нчы гыйнвар – 30 нчы гыйнвар көннәрендә «Йолдызлы» базасында «Әйдаманнар мәктәбе» проектының күчмә сессиясе узды. Сессиягә Татарстанның төрле районнарыннан, күрше республика һәм шәһәрләреннән 100 гә якын кыз һәм егет җыелды.

«Әйдаманнар мәктәбе» Сәләтнең җәйге аланнары һәм форумнары өчен әйдаманнар командасы туплау өчен оештырыла. Катнашучылар күчмә сессиядә төрле педагогик ситуацияләрне чишү юлларын өйрәнделәр, Сәләт эшчәнлеге белән якыннанрак танышу һәм кичке чаралар үткәрү буенча кызыклы лекцияләрдә һәм тренингларда катнаштылар. Сессия дәвамында булачак әйдаманнар белән кураторлар, ягъни аланнарның өлкән әйдаманнары һәм директорлары эшләде. Алар сменага әзерләнү тәртибе, төркем төзелү этаплары, кичке һәм көндезге чаралар уздыру өлкәсендәге тәҗрибәләре белән уртаклашты. Балалар белән уңышлы элемтә булдыру серләре белән Сәләт аланнарында директор һәм өлкән әйдаман булучылар, чакырылган кунаклар уртаклашты.

Әзерлек әле моның белән генә тәмамланмый. Әйдаманнарны әңгәмәләр этабы көтә. Шул рәвешле 2025 нче елның җәендә узачак аланнарның командалары тупланачак. Сменаларга әзерләнү, кичке һәм көндезге чараларга программа төзү кебек кызыклы этаплар да алда!

Әйдаманнарны 8-9 февральдә Сәләт Йортында әңгәмәләрдә көтеп калабыз.