«Олимп»ка менәргә вакыт! кире кайтырга

Пора подниматься на «Олимп»!
Олимпиадалар һәм имтиханнар алдыннан ныклы әзерлек – биремнәрне дөрес үтәү һәм югары баллар җыюның уңыш нигезе. «Олимп» аланының сәлкешләре моны тәгаен белә!

24 – 30 март көннәрендә «Йолдызлы» базасы яңа белемнәргә омтылучы иң сәләтле 1-11 класс укучыларын берләштерәчәк, чөнки монда «Олимп» аланының язгы сменасы узачак.

Сменада сәлкешләрнең шәхес буларак үсешенә юнәлдерелгән сыйфатларын: креативлык, иҗтимагый активлык, коммуникатив күнекмәләр һәм позитив фикерләүне үстерүгә аерым игътибар бирелә.

Сменаның юнәлешенә бәйле рәвештә, уку-укыту программасы кысаларында түбәндәге дәресләр уздырыла:
- рус теле;
- математика;
- инглиз теле;
- әйләнә-тирә дөнья;
- җәмгыять белеме.

Уку-укыту программасы белән беррәттән, сменада мәдәни программа һәм спорт чаралары да оештырыла.

«Олимп» аланында сәлкешләрнең үсеше һәм фән олимпиадаларына әзерлеге, тикшеренү, анализ һәм креатив фикерләү күнекмәләрен үзләштерүе өчен барлык шартлар да тудырылган.

Әзерлек файдалы һәм күңелле узсын дисәң, «Олимп» аланының язгы сменасына кил!

Гаризалар сылтама буенча кабул ителә.