Каникуллар дәвам итә: Биләрдә «Рухият» кышкы профильле Сәләт аланы уза ← кире кайтырга

10 гыйнвардан 16 гыйнварга кадәр «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге базасында «Рухият» кышкы профильле Сәләт аланы уза. Анда 60тан артык бала катнаша.
Атна дәвамында балалар өчен хореография, вокал, театр, бию юнәлешләре буенча бай һәм күптөрле программа гамәлгә ашырыла. Кышкы смена кысаларында балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм командада эшли белүгә юнәлдерелгән төрле дәресләр каралган. Программа үз эченә түбәндәгеләрне ала:
- укытучылар белән дәресләр;
- иҗади чыгышлар әзерләү;
- остаханәләр.
Көннең беренче яртысында балалар тәҗрибәле остазлар белән шөгыльләнәләр. Дәресләр төп күнекмәләрне үзләштерүгә, артистлыкны үстерүгә һәм йомгаклау концерты өчен иҗади чыгышлар әзерләүгә юнәлдерелгән. Остаханәләрдә балалар профессионаллар җитәкчелегендә иҗади күнекмәләрен үстерәләр, укытучылар үз осталык серләре белән уртаклашалар һәм балаларга потенциалларын ачарга ярдәм итәләр.
Шул ук вакытта, сменада сәламәтләндерүгә аерым игътибар бирелә. Балалар көн саен саф һавада йөриләр, активлыкларда, спорт ярышларында, кичке чараларда катнашалар, алар иммунитетны ныгытуга һәм ел буена җитәрлек энергия тупларга ярдәм итә.
Моннан тыш, смена кысаларында профессиональ музыкантлар һәм хореографлар белән очрашулар планлаштырылган, алар арасында:
- К3DERT музыкаль төркеме;
- профессиональ хореограф-куючы Алмаз Низамов.
Махсус кунаклар дәресләр һәм остаханәләр үткәрәләр, музыкаль тәҗрибәләре турында сөйлиләр, үсеш юллары һәм уңыш формулалары белән уртаклашалар һәм балаларны иҗатка рухландыралар, балалар яңа бию техникасына һәм стильләренә өйрәнә алалар.
Смена дәвамында балалар иҗади чыгышлар уйлап табу аларны һәм кую өстендә эшлиләр, номерлар сменаның соңгы көнендә йомгаклау концертында күрсәтеләчәк. Бу уку-укыту программасын төгәлләү һәм ирешелгән уңышларны күрсәтү мөмкинлеге булачак.