Сәләтлеләр, җыелабыз! кире кайтырга

Сәләтовцы, собираемся!

9 ноябрь көнне 11:30 сәгатьтә Сәләт йортында «Сәләтлеләр, җыелабыз!» дип аталган ачык ишекләр көне узачак. Анда актив студентлар һәм мәктәп укучылары ел дәвамында уздырылучы «Сәләт» проектлары белән якыннанрак танышып, хәрәкәткә кушыла алачак.

«Сәләт» Клубы тарафыннан уздырылучы ачык ишекләр көне талантлы балаларны һәм яшьләрне Сәләт дөньясы белән якыннанрак таныштыру һәм Сәләт мохитенә тартуга юнәлгән. Чарада «Сәләт» берләшмәсенең эшчәнлеге белән танышудан тыш, «Сәләт» Клубының еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясала һәм проектларның яңа сезоннары эшләрен башлап җибәрә.

Чараның программасы:

11:30 - 12:00: Катнашучыларны теркәү

12:00 - 12:45: Рәсми ачылыш һәм активистларны бүләкләү тантанасы

12:45 - 14:00: «Сәләт» проектлары белән танышу

14:15 - 15:15: «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе урынбасары Аяз Ханафин белән «Проект - күңел чагылышы» темасына очрашу

15:15 - 15:30: Бүләкләр уйнату

15:30 - 16:00: Катнашучылар өчен бәйрәм өстәле

Күрешергә, аралашырга, проектлар белән танышырга, планнар корырга вакыт! 

Теркәлү сылтама буенча.