Сәләтлеләр, җыелабыз! Сәләттә Ачык ишекләр көне кире кайтырга

Сәләтовцы, собираемся! День открытых дверей в Сәләт

24 сентябрь Сәләт йортында Ачык ишекләр көне кысаларында Сәләттә ел дәвамында эшләп килүче проектларга старт бирелде. Сәләт кубының 2021/22 уку елы нәтиҗәләре, Сәләт проектлары һәм Ачык ишекләр көненең ничек узуы хакында тулырак киләсе мәкаләдә.

Ачык ишекләр көне - Сәләттә ел саен уздырылучы чара. Быел ул яңа форматта үтте. Катнашучылар проеклар турында мавыктыргыч квест узу вакытында белде. Башкалабызның төрле югары уку йортларыннан килгән студетлар, укучылар, клуб әгъзалары бик теләп уеннарда үз көчләрен сынап карады.

Ачык ишекләр көнендә Сәләт дөньясы белән беренче тапкыр танышучылар да булды. Бу чара алар өчен аерым әһәмияткә ия.

«Сәләт турында мәктәптә укыганда ук ишеткәнем бар иде. Гел монда үзем килергә хыялландым. Ниһаять, бүген Сәләт проектлары белән якыннанрак таныштым. Бу чара минем өчен шундый файдалы булды», - дип бүлеште Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетыннан килгән студент Әдилә Сахапова.

«Асылташ» Сәләт мәктәбе чаралары, кышкы «Сәләт – Рухият» кышкы «Сәләт – Тел», Sanak-lab, Атлант, Бикафест, Яшь йөрәкләр, Фәнсар мәктәбе, «Сәләт – Олимп», Мирах, Әйдаманнар мәктәбе, Әйдаманнар ярышы, «Сәмрух» ел премиясе проектлары белән танышу дәверендә Казан ханнарының исемнәрен йөрткән командалар арасында иң җитезләре Истеми каганнан булып чыкты. Җиңүгә лаек булган катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чарада шулай ук Сәләт клубларының 2021/22 уку елындагы эшчәнлегенә нәтиҗә дә ясалды. Сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр белән эшләүгә, Сәләт клубы эшчәнлегенә зур өлеш керткән активистлар, проектлар җитәкчеләре рәхмәт хатлары һәм яшел җирлектә сурәтләнгән сигез таҗлы йолдыз – Сәләт билгесе белән бүләкләнде.

Ачык ишекләр көне - Сәләт проктларында катнашырга теләкләре булган яшьләр өчен менә дигән мөмкинлек. Биредә һәркем проектлар белән якыннан танышып, шундук күңеленә хуш килгәненә языла алды.