Якынлашып килүче Яңа ел белән! кире кайтырга

С наступающим Новым годом!
Кадерле сәләтлеләр, әйдаманнар, башҗитәкләр һәм проектлар җитәкчеләре, шулай ук аларның әти-әниләре, хөрмәтле укытучылар, остазлар һәм партнерлар, сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз!

Бу тылсымлы мизгелдә, яңа ел якынлашканда, сезгә активлыгыгыз, энергиягез һәм Сәләт берләшмәсенә тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Сезнең һәркайсыгыз безнең берләшмә үсешенә үз өлешен кертте һәм шул рәвешле ул тагын да ныгыды, үсте, уңышларга иреште.

Узган ел зур вакыйгалар һәм казанышлар белән тулы булды. Без бергәләп бик күп проектлар оештырдык. Узып баручы ел оешмабызның үсеш елы булды. «Сәләт» берләшмәсе эшчәнлегенең кыскача нәтиҗәсе - меңләгән сәләтле балалар һәм яшьләр өчен уңышлы уздырылган дистәләгән сәламәтләндерүгә һәм белем бирүгә юнәлдерелгән профильле аланнар, форумнар, семинарлар. Сез үзегезне өстегезгә җаваплылык алырга һәм дөньяны яхшы якка үзгәртергә әзер чын лидерлар һәм активистлар итеп күрсәттегез.

Киләсе ел да шундый ук уңышлы булыр дип ышанабыз. Ул сезгә яңа мөмкинлекләр, кызыклы проектлар һәм онытылмаслык мизгелләр алып килсен. Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын телибез! Яңа ел тормышыгызда яңа этапның – яңа ачышлар, уңышлар һәм шатлык тулы этапның башы булсын. Хыялларыгыз, максатларыгыз тормышка ашсын!

Сезне якынлашып килүче 2025 ел белән чын күңелдән котлыйбыз!

Ихтирам һәм иң изге теләкләр белән, Сәләт!