Елның иң көтелгән вакыйгасы! VIII «Сәмрух» Ел премиясенә гаризалар бирү кампаниясе старт ала! кире кайтырга

Самое долгожданное событие года! Стартует заявочная кампания VIII Ежегодной премии «Сәмрух»!

Сәмрух кошының үз канатларын киң җәюен күрәсезме, аның аһәңле тавышын ишетәсезме, ялкынлы йөрәк тибешен тоясызмы? Ул якынлаша! Һәркем көтеп алган.... VIII «Сәмрух» Ел премиясенә гаризалар бирү кампаниясе старт ала!

Премия Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Оештыруда «Казан сәләтлеләр ачык университеты 2.0» Автоном коммерциячел булмаган оешмасы ярдәм итә.

Премия Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, Сәләт активистларының, партнерларының, Сәләт проектлары авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү максаты белән оештырыла.

VIII «Сәмрух» республика сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясе түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

·        «Ел директоры» номинациясе. Номинациядә катнашу өчен мөһим шарт: «Сәләт 2022» җәйге профильле аланында директор булу.

·        «Ел өлкән әйдаманы» номинациясе. Номинациядә катнашу өчен мөһим шарт: «Сәләт 2022» җәйге профильле аланында өлкән әйдаман булу.

·        «Ел методисты» номинациясе. Номинациядә катнашу өчен мөһим шарт: «Сәләт 2022» җәйге профильле аланында методист булу.

·        «Ел аланы» номинациясе. Номинациядә катнашу өчен мөһим шарт: «Сәләт 2022» җәйге профильле аланы булу.

·        «Ел сәлкеше» номинациясе. Номинациядә катнашу өчен мөһим шарт: 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге сәлкешләрнең Сәләт хәрәкәтендә активлыгы 2 елдан да ким булмау.

·        «Ел әйдаманы» номинациясе. Әлеге номинациянең лауреатлары һәм җиңүчесе Республикакүләм «Әйдаманнар ярышы 2022» бәйгесе нәтиҗәләре нигезендә билгеләнә.

·        «Ел клубы» номинациясе. Номинациядә катнашу өчен мөһим шарт: Сәләт хәрәкәтендә кимендә бер ел эшчәнлек тәҗрибәсе булу.

·        «Ел кулдашлары» номинациясе. Номинациядә катнашу өчен мөһим шарт: «Сәләт 2022» җәйге профильле аланында кулдаш буларак (бер төркемдә) эшләү.

·        «Ел проекты» номинациясе. Номинациядә катнашу өчен төп шарт: Проектлар офисының бер өлеше булган төп проектлардан кала, 2022 ел дәвамында гамәлдә булган һәм бер елдан артык гамәлгә ашырылган проект яки проектлар эчендәге аерым чара булу.

·        «Сәләт җырлый» номинациясе. Номинациядә катнашу өчен мөһим шарт: 2021-2022 нче елларда иҗат ителгән авторлык җыры булу.

Премия дүрт этапта уздырыла:

1 нче этап – «Гаризалар кабул итү».

Катнашучылар гаризаны расланган форма белән www.selet.biz сайтында тутыралар һәм портфолиоларын Оештыру комитетына җибәрәләр. Вакыты – 2022 елның 27 нче ноябренә кадәр.

2 нче этап – «Катнашучыларны сайлап алу. Читтән торып катнашу этабы».

Катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу. Катнашучының киләсе этапка узу-узмавы җыелган баллар санына карап билгеләнә. Барлык номинацияләрдә дә катнашучыларның соңгы ике елда ирешкән уңышларына бәя бирелә.  Вакыты – 2022 ел, 28 нче ноябрь - 4 нче декабрь.

3 нче этап – «Катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу». 

Кандидатлар белән әңгәмәне экспертлар советы уздыра һәм бәя бирә.  Баллар беренче этапныкылар белән кушыла. Вакыты – 2022 елның 8 нче декабреннән 2022 елның 29 нчы гыйнварына кадәр.

4 этап – «Тантаналы рәвештә премияне тапшыру».

2023 ел, февраль – лауреатларны һәм премиянең җиңүчеләрен бүләкләү. Тантананы үткәрү датасы һәм вакыты Оештыру комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә хәбәр ителә.

Гаризагызны җибәрергә онытмагыз!  


НИГЕЗЛӘМӘ

ГАРИЗА